“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”ндә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йортындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Өйгә юл” программасы дәвам итә
26нчы март, сишәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре ДКУ “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йорты” базасында, Бөтендөнья театр көненә һәм Россиядә Театр елына туры китереп, “Алтын ачкычны эзләгәндә” гаилә квест-уены уздырдылар.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән берлектә Казан шәһәренең театрларына виртуаль сәяхәт ясадылар, театр мохитенә чумдылар, театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Катнашучыларны бигрәк тә квест-уен җәлеп итте, алар Буратино һәм Мальвинога яраткан театрларының алтын ачкычын эзләргә ярдәм иттеләр. Квест-уенның барлык этапларын да узу өчен балалар һәм әти-әниләр бер зур командага әйләнделәр, үзләренең талантларын, белемнәрен, хезмәттәшлек күнекмәләрен күрсәттеләр. Барлык сынауларны да уңышлы узып, катнашучылар үзләре өчен могҗизалы театр дөньясын ачтылар, гример, костюмер, дизайнер, рәссам-декоратор һәм, әлбәттә актер һөнәрләре белән таныштылар. Әти-әниләр балалар белән берлектә “Төремкәй” әкиятенә декорацияләр эшләделәр, персонажлар өчен киемнәр сайладылар һәм режиссер җитәкчелегендә актер уены нигезләренә өйрәнделәр.
Чара “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды, тамашачылар аны алкышлар белән кабул иттеләр.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” хезмәткәрләре очрашу турында истәлеккә балаларга тематик татлы бүләкләр -алтын ачкыч рәвешендә имбирлы прәннекләр, ә “Альпари” Хәйрия фонды волонтерлары аквагрим ярдәмендә балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Уздырылган чара уртак эшчәнлек һәм уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерү аша бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштырырга ярдәм итте.

“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” психологлары балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләрен кисәтергә, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерергә һәм “үзләрен кабул итәргә” ярдәм итәләр
22нче март, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ конультация пункты базасында “Минем үземне кабул итәм” шәхси үсеш шөгыльләре циклыннан “Үпкә” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләрен кисәтү, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм “үзләрен кабул итү” гә ярдәм итү.
Балалар белән шөгыль барышында “Үпкә” темасына: “Мин,... үпкәлим”, “Без үпкәләргә ничек тәэсир итәбез?”, “ Үпкәләрне җыю кирәкме?” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Балалар “үпкә” төшенчәсе, аның конфликтларга сәбәп булучы хис булуы турында күзаллау алдылар. “Кадаклар” көнчыгыш мәсәлен тикшерделәр, ул үз гамәлләреңне контрольдә, үзеңне кулда тотарга өйрәтә.
“Уен”, “Көзге” гамәли күнегүләрен башкару хисләрне ачык белдерергә һәм үзләрен ачу осталыкларын үстерергә ярдәм итте.
Шөгыльдә катнашучылар үпкәне җыю файдасыз, үзең һәм башкалар белән килешеп яшәргә кирәклеген аңладылар. Шөгыльнең интерактив формада булуы катнашучыларның кире элемтәдә активлыгына, булган проблемаларны чишүдә ачыклыкка һәм үзара ярдәмләшүгә булышты.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балаларның мәктәптә укуга мотивацияләрен формалаштыралар һәм танып белү өлкәсен үстерәләр
22нче март, җомга, 2019нчы ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Барысын да белергә телим!” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: мәктәптә укуга мотивация формалаштыру, танып белү өлкәсен, яшьтәшләре белән конструктив аралашу күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль “Кар йомарламы” сәламләү йоласыннан һәм “Тарабан грамотасы” уеныннан башланып китте. Балигъ булмаган балалар белән мәктәптә укуга мотивация дәрәҗәсен ачыклау максаты белән анкета уздырылды. Үзенә ребуслар, шарадалар, логик мәсьәләләр кергән “Барысын да белергә телим!” викторинасы төркемнең берләшүенә, танып белү өлкәсен үстерүгә һәм ассоциатив фикерләүгә ярдәм итте.
Балалар шөгыль ахырында иҗади остаханәдә аппликация техникасы белән “Куянкай” эшләнмәсен башкаруда катнаштылар.



Социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен “Мин лидер булам” төркемле шөгыле
21нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Дөнья синнән башлана!” шөгыльләр циклы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Полимер” Мәдәния йорты консультация пунктында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,“Мин лидер булам” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрнең лидерлык сыйфатларын үстерү, үз-үзенә ышанычны арттыру.
Шөгыль барышында, актив аралашу стиленә өйрәнү һәм төркемдә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен, балалар белән “Икәү бер карандаш белән” психологик күнегүе уздырылды.
Аннан соң катнашучылар “Реклама” иҗади биремен башкардылар, үзләренең шәхси сыйфатларын сәхнәләштереп күрсәттеләр, яшүсмерләргә лидерлык өчен мөһим сыйфат - ышандыра белү күнегүләрен башкарырга мөмкинлек бирде. Балалар шөгыль ахырында оригиналь идеяләрне һәм уңышлы чыгышларны билгеләделәр.
Психолог фикеренчә, мондый тренинглар катнашучыларга үзләренә чит кеше күзе белән карарга мөмкинлек бирә, бу эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә ярдәм итә.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларның социаль хезмәттәшлеген үстерәләр
21нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Төсләр һәм хисләр дөньясы” циклыннан арт-терапия элементлары белән “Шатлыкны ясыйбыз” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: эмоциональ киеренкелекне бетерү, иҗади хыялны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыьл ышанычлы атмосфера һәм катнашучылар арасындагы психологик аралыкны киметүгә юнәлдерелгән “Кар йомарламы” танышу-сәламләвеннән башланып китте. “Ягымлы исем” һәм “Автопортрет” гамәли күнегүләре барышында балалар эффектив үзара йогынты ясау ысулларын: килешергә, юл куярга, башкаларның уңышларын күрергә, үзләренең яхшы сыйфатларын бәяләргә өйрәнделәр.
Балаларга, шөгыльнең эффективлыгын бәяләү өчен, реабилитацион-үстерелешле “Мозартика” методикасын кулланып “Дөнья образы-Томаннар” композициясен ясарга тәкъдим иттеләр, балалар аның барышында үзләренең хисләре турында сөйләделәр. Эшләрнең сюжетлары уңай төсләрдә башкарылган.
Белгечләр фикеренчә, шөгыльләрне мондый формада уздыру, балалар өчен бик мөһим аралашуда киртәләрне җиңәргә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә, һәм шулай ук иҗади хыялның һәм социаль хезмәттәшлекнең үсешенә ярдәм итә.


- 2019нчы елның 20нче мартында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләре өчен “Гарип балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүне оештыру” укыту семинары уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны эшче һөнәрләр дөньясы белән таныштыралар
- “Ничек кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндерергә?”
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыралар
Страница 170 из 272















