Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2019нчы елның 20нче апрелендә
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә шимбә өмәсе оештырылды. Бина янындагы мәйдан, тротуарлар, газоннар һәм җәяүлеләр өчен юллар чүп-чар, пычрак һәм яфраклардан чистартылды, бина эчендә кабинетларны һәм эш урыннарын җыештырдылар.







15нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Халыкара экологик белемнәр көнендә “Кояшка каршы” социаль проект кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече “Йорт” Шәһәр экология үзәге белән берлектә сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен “Яшел планета” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, эчке шәхси ресурсларны активлаштыру, шәхеснең танып белү, эмоциональ һәм рухи үстерү.
Төркемне туплау, катнашучыларның кәефләрен ачыклау өчен шөгыль башында “Хисләр таблицасы» психологик күнегүе уздырылды. Аннан соң балалар өчен Таулы-Әмәт урманы буенча экскурсия оештырылды. Балалар урмандагы беренче чәчәкләрнең төрләре белән таныштылар, бинокльләрдән җылы яклардан кайткан беренче язгы кошларны карадылар. Миләш чыпчыгы, карабүрек, купшы чыпчыклар, озын койрыклы песнәкләр балаларда кызыксыну һәм куанычлы хисләр тудырдылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балаларга алда өй эшен башкару өчен кирәк булачак балчык савытларны бизәү буенча мастер-класс уздырылды, аларга берьеллык чәчәкләр утыртырга һәм үстерергә кирәк булачак.
Белгечләр әйтүенчә шөгыльне мондый рәвештә уздыру табигать белән җанлы аралашуга мөмкинлек бирә,, шәхеснең танып белү, эмоциональ һәм рухи үстерү чыганагы булып тора.



15нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
2019нчы елның март-апрелендә төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, теленә ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту максаты белән “БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН” Россия балалар рәсеме бәйгесе булып узды.
Бәйгедә Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
14 яшьтән 18 яшькә кадәр төркемдә җиңгән призерны котлыйбыз:
3нче урын – Әхмәтҗанова Самийя (14 яшь), “Балалар тынычлык өчен” рәсеме авторы.
Бәйгенең мактаулы грамотасы белән призерны әзерләгән өчен Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Петрова Анна Владиславовна бүләкләнде.

12нче апрель, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече КДМУ волонтерлары белән берлектә, “Туган шәһәрем урамнарында юл әлифбасы” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Юл йөрү кагыйдәләре хөрмәткә лаек” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: юл йөрү кагыйдәләре һәм урамда үзеңне тоту белемнәрен арттыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар “Юл йөрүче әлифбасы” уен-викторинасында катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле хәлләрне уйнадылар, “Аркадий Паровозов ярдәмгә ашыга” танып белүле мультсериалын карадылар һәм анализладылар.
Катнашучылар шөгыль ахырында “Светофор” аппликациясен ясадылар.


10нчы апрель, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инженеры Каменский П. И. һәм хезмәтне саклау белгече Мугзинова Э. Р. катнашында “Социаль хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары иминлеген тәэмин итү” семинары булып узды.
Семинар барышында социаль хезмәткәрләрнең һөнәри куркынычлар, хезмәт итү барышында булырга мөмкин җәрәхәтләр алу һәм һөнәри авыруларны кисәтүче чаралар, хезмәт эшчәнлеге вакытында куркынычсызлык чаралары һәм стресслы хәлләрдә беренче ярдәм турында сораулар тикшерелде. Хәтәр-хәвефсез хезмәтне тәэмин итүдә һәм җәрәхәтләрне кисәтүдә шәхси характердагы факторлар: хезмәткәрнең эшкә, дисциплинага мөнәсәбәте, үзенең эш нәтиҗәләре белән канәгать булуы, хезмәткәрнең куркынычсыз эш күнекмәләрен үзләштерүе, хезмәт иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм күләмен белү мөһим булып тора.


Страница 166 из 272