Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән сенсорлы бүлмәдә, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә туры китерелгән, тренинг элементлары белән “Стресс белән идарә итү ысуллары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: эмоциональ халәтнең төрле үзрегуляция ысуллары турында күзаллау бирү, стресслы хәлләрдә үзеңне тотуның адаптив стратегиясен булдырырга ярдәм итү.
Шөгыль, стрессны уздыру сәләте белән бәйле вакытны субъектив кабул итүне өйрәнүгә юнәлдерелгән, “Субъектив минут” проектлы тесты буенча психодиагностика уздырудан башланды. Интерактив әңгәмәдә хезмәткәрләр “стресс”, “эмоциональ янып бетү” төшенчәләре белән таныштылар, “Нинди хәлләрдә стрессны еш тоясыз?”, “Сез стресслы хәлләрне ничек җиңәсез?” сорауларын тикшерүдә катнаштылар. Катнашучыларга организмның функциональ халәтенең төрле үзрегуляция ысуллары тәкъдим ителде, алар эмоциональ ярсуны җайга салырга ярдәм итәләр һәм физиологик дәрәҗәдә тискәре нәтиҗәләрне кисәтәләр.
Шөгыльнең ахыргы өлешендә, ярсуны бетерергә һәм эмоциональ ресурсларны төзәтүгә юнәлдерелгән, “Үзеңә сәяхәт” медиатив күнегүе башкарылды.
Төркемле шөгыль стресслы хәлләрдә психологик үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте, бу һөнәри янып бетүнең профилактика шарты булып тора.

25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклелек акциясе кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елмаюдан барысына да яктырак булыр” социаль акциясен уздырдылар, социаль хезмәт күрсәтүдәге һәм һәрдаим башка кеше тәрбиясенә мохтаҗ балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларның психологик хәлен яхшырту, ата-аналарга консультатив ярдәм.
Акция барышында ата-аналар белән психолого-педагогик сораулар, балаларның социаль яраклашудагы проблемалары тикшерелде. Балалар белән психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү һәм тактиль тоемлауны үстерү өчен пластилинография техникасында “Кояш нурлары” аппликациясен ясау буенча мастер-класс уздырылды.
Гаиләләргә шулай ук “Русь” хәйрия фондыннан ашамлыклар җыелмасы тапшырылды.

25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, “Барысы да безнең кулда!” клубында “Сынлы иҗат. Граттаж” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социаль тирәлеген киңәйтүгә һәм яшьтәшләре, һәм өлкәннәр белән аралашу һәм тәэсир итешү ысулларын өйрәнергә ярдәм итү.
“Барысы да безнең кулда!” клубында сәламәтлекләре чикле балалар әти-әниләре белән бергә берничә рәсем ясау техникасын өйрәнделәр, яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар. Балаларның әти-әниләренә бу шөгыльләр үзләренең борчылулары белән уртаклашырга, бүлек белгечләреннән һәм мондый авыр чорны узган әти-әниләрдән ярдәм сүзләрен ишетергә мөмкинлек бирә.
Төркемле шөгыль барышында балалар үзләре өчен рәсем төшерүдә яңа булган “Граттаж” техникасы белән таныштылар. Иҗади хыялларын күрсәтеп, балалар әти-әниләре белән бергә автор график картиналарын ясадылар.
Шөгыль ахырында “Барысы да безнең кулда!” иҗади күргәзмәсе оештырылды.


25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өмет” клубында, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Елмаюыңны бүләк ит” төркемле шөгылен уздырдылар.
Төркемдә уңай хисле атмосфера булдыру һәм балаларны хезмәттәшлеккә көйләү максаты белән, “Ягымлы сүз” һәм “Хисләр палитрасы” күнегүләре уздырылды. Аннан соң катнашучылар игътибарны һәм иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән “Яхшы-начар”, “Әйе-Юк” күнегүләрен башкардылар, “Яхшы һәм начар кеше сыйфатлары” акыл викторинасында катнаштылар.
Мастер-класста кәгазьдән үзенчәлекле күләмле чәчәкләр ясап, балалар иҗади үзбелдерүгә мөмкинлек алдылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерүгә, дөньяны уңай кабул итүгә һәм үзләренә ышаныч арттыруга ярдәм итте.


25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Чернобыль АЭСдә булган хәлләрне искә алу көненә туры китерелгән “Хәтер дәресе. Чернобыль” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, ватанпәрвәрлек, рухи-әхлакый хисләр тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар белән Чернобыль АЭСдә булган һәлакәт турында әңгәмә, авариягә кадәр һәм аннан соңгы шәһәргә виртуаль экскурсия уздырылды.
“Чернобыль кабатлануны ничек кисәтергә?” темасына әңгәмә барышында балалар киләчәктә ничек экологик һәлакәтне кисәтергә мөмкин булуы турында фикерләре белән бүлештеләр, илдә, республикада, шәһәрдәге экологик хәл һәрбер кешедән торуын билгеләп үттеләр.

Страница 163 из 272