#ГеоргийТасмасы акциясе
6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Мәскәү районы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
10 Бөек Ватан сугышы ветераны - өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган социаль хезмәт алучыларны Җиңү бәйрәме белән котладылар, бәйрәм символикасы төшерелгән татлы бүләкләр һәм Георгий тасмалары тапшырдылар.






Җиңү көненә багышланган Хәтер брошьларын ясау
6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре күп балалы, азҗитешле гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар белән дистанцион төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек, актив гражданлык позициясе, бердәмлек, Ватанга, өлкән буынга карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Онлайн-дәрес барышында катнашучылар Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләделәр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр һәм Җиңү көненә канзаши техникасында брошь әзерләү буенча "Хәтер броше" мастер-классында катнаштылар.
Балигъ булмаганнар үзләренең иҗади эшләре белән Ватсап челтәрендә уртаклаштылар.




Яңа өстәмә түләүләрне рәсмиләштерү тәртибе турында дистанцион консультацияләр
6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Пандемия вакытында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм итү максатыннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре дистанцион режимда ата-аналарга яңа өстәмә түләүләр рәсмиләштерү тәртибе, "Россиядә эш" порталы эше турында консультация бирәләр.
Шулай ук социаль хезмәт алучыларга мессенджерлар аша "Өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум түләү" һәм "Россиядә эш" порталы аша мәгълүмат белешмәләре җибәрелде.





Социаль хезмәт алучылар белән дистанцион эш
6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион рәвештә кәрәзле элемтә, Skype һәм Zoom видеоэлемтә программаларыннан файдаланып эшләүне дәвам итәләр.
Балигъ булмаган балаларга ачык балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгеләрендә катнашуга читтән торып ярдәм итәләр. Бәйгеләрдә катнашу, иҗат белән шөгыльләнү талантларны, иҗади мөмкинлекләрен ачуга, балигъ булмаганнарның уңай мәнфәгатьләрен формалаштыруга ярдәм итә.
Дәрес башында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган әңгәмәләр үткәрелә, бу балаларның Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбызның батырлыгы, каһарманлыгы турында күзаллауларын киңәйтүгә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт һәм рәхмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.


"Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе
6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Акция барышында бөтен ил буенча яшәүчеләр үз фатирлары һәм йортларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары – Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән бизәячәк.
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе Хәтер һәм Дан елының төп чараларының берсе булачак.

Страница 95 из 272















