Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
7нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен онлайн-консультация үткәрде.
Максат: балаларны авырулардан саклау, җәмәгать урыннарында һәм кешеләр җыелган урыннарда үз-үзеңне саклау һәм тотуның гади ысуллары, үз-үзеңне тоту режимын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү.
Балалар белән интерактив әңгәмә үткәрелде, аның барышында алар дистанцион укуларның ничек узуы, укудан буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләре, ялларын ничек оештырулары турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында аерым игътибар балаларның психоэмоциональ кәефенә, физик йөкләнешләрнең, иртәнге зарядканың кирәклегенә, үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә бирелде.


7нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан "Өйдә файда белән" дигән төркемле шөгыль уздырылган. Онлайн-шөгыль барышында катнашучылар Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләделәр, патриотик җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бергәләп бәйрәм открыткаларын ясадылар.
Катнашучылар шөгыльнең мавыктыргыч форматын билгеләп үттеләр һәм үз эшләренең фотосурәтләре белән уртаклаштылар.





6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә беренче чиратта кирәкле азык-төлек китерәләр.
Мондый ярдәм пандемия вакытында мохтаҗ гаиләләр өчен бик актуаль.
Җыелмаларны тапшыру санитар куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә башкарыла.






6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Санитар-эпидемиологик режим вакытында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре WhatsApp видеоэлемтә ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына үз-үзеңне тоту, психоэмоциональ хәлне тотрыклыландыруда ярдәм итәләр, бу исә үз-үзеңне изоляцияләү һәм дистанцион укыту вакытында алар өчен бик актуаль.
Шөгыльнең максаты: үз хисләреңне танып белү һәм контрольдә тоту күнекмәләрен үстерү.
Шөгыльләр тискәре эмоциональ халәтләрне җиңү күнекмәләрен формалаштырырга өйрәтәләр, хәвефлелек, стресс, фрустрация, курку, агрессияне җиңәргә һәм башка кешеләрнең эмоциональ халәтләрен аңларга ярдәм итәләр.


6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган кеше аның дәһшәтен кичерде, әмма бирешмәде һәм җиңеп чыкты. Авыр сугышларда Ватанны саклаучылар әле дә исән.
Шуларның берсе-Василий Иванович Семенов, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы.
Василий Иванович 1925 елның 5 маенда ТАССРның Куйбышев районы Болхово авылында туа, 7 сыйныф тәмамлый. 1941 елда фронтка китә. 1 нче Белоруссия, Украина фронтларында сугыша. Разведка отрядында артиллерист булып хезмәт итә. Җиңүне Прагада каршы ала.
Бөек Ватан сугышы ордены, "Кызыл Йолдыз" ордены,"Сугышчан казанышлары өчен", "Батырлык өчен", "Германияне Җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
5 майда Василий Иванович үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ветеранга чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре "Җиңү волонтёрлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтнең һәм "ГХФ яшьләр" оешмасының "Буыннар бәйләнеше" проекты волонтерлары белән берлектә ветеран тәрәзәсе каршында агач утырттылар.



Страница 94 из 272