Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
Лопатина Екатерина Насыйбулловна, 27.11.1926 елны туган, Бөек Ватан сугышы ветераны.Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы өчен Лопатина Екатерина Насыйбулла кызы "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Екатерина Насыйбулла кызы Мамадыш шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп, Казан медицина училищесына укырга керә. 1943 елда медицина училищесының 2нче курсыннан ирекле рәвештә фронтка китә. 1 нче Украина фронтында сугыша. Гвардия сержанты,атаклы 4 нче танк армиясе составына кергән 434нче гвардияле Келец ордены Александр Невский зенит-артиллерия полкы батареясында санитар инструкторы була, үзе йөк машинасы белән идарә итә. Сугышчан хәрәкәтләрдән соң алар санитарлар белән бергә яралыларны җыялар һәм госпитальгә озаталар. Екатерина Насыйбулла кызы үзенең сугышчан иптәшләре белән күп газап чигүче Ватаныбыз юлларында меңнәрчә километрларны авыр бәрелешләр белән үтә һәм, азат итүче буларак, - тагын ярты Ауропаны, берничә җиңел яра ала. Сугышларның берсеннән соң ул үз өстендә яраланган лейтенантны алып чыга. Аның белән бергә алар Берлинга кадәр барып җитәләр. Чехословакияне азат итәләр. Вена консуллыгында алар язылышалар.
Сугыштан соң Лопатинаның тормыш иптәшләре Казанга кайталар. Екатерина Насыйбулловна тегүчелеккә укый һәм бөтен хезмәт гомерен 35 нче номерлы ательеда тегүче булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә.
Лопатиннар 3 бала, ике кыз һәм ир бала үстерәләр. Екатерина Насыйбулла кызының 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы гаиләсе белән, туганнары һәм якыннарының мәхәббәтен, кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши.




11нче август, сишәмбе, 2020нче ел
Россиядә Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгеләрендә катнашырга ярдәм итәләр.
"Исәнме, җәйге вакыт!" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгесендә җиңгән, "Рәсем" номинациясендә 1нче урын өчен Диплом белән бүләкләнгән Исмәгыйлева Рәйхананы котлыйбыз.
Хәйруллина А.Р. - Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече бәйгедә катнашучыны әзерләүдә ярдәм иткән өчен диплом белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" Республика социаль-гуманитар проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызларның батыр үткәне, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының хезмәт батырлыгын саклау максатыннан, без Казан шәһәре Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге сайтына һәм Instagram битендә аларның биографияләрен һәм гаилә архивларыннан материаллар урнаштырабыз.


10нчы август, дүшәмбе, 2020нче ел
"Күп балалы гаилә" проекты кысаларында Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре "Өчтән алып чиксезлеккә кадәр" Бөтенроссия фотобәйгесендә катнаштылар.
Бәйгенең максаты: күп балалы гаиләләрне популярлаштыру һәм балалы гаиләләрнең уңай образын тудыру.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торган күп балалы гаиләләр социаль челтәрләрдә #от3добесконечности2020, #фотоконкурс3+ хэштегы белән үзләренең битләрендә "Зур гаиләнең күңелле көннәре", Бәхетле гаилә"," Чиксезлек юлында" дигән темаларны чагылдыручы фотоларын урнаштыралар.
Бу - уртак вакыт уздыруның бәхетле мизгелләре, гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, сәяхәтләр, экскурсияләр. Бу, зур гаиләнең җаваплылык, бурычлар һәм көндәлек мәшәкатьләр генә түгел, ә зур бәхет тә булуының җанлы мисалы!!!








10нчы август, дүшәмбе, 2020нче ел
"Иҗат тылсымы" клубы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы балигъ булмаган балаларның танып-белү активлыгын, позитив кызыксынуларын үстерү, әйләнә-тирәлекне киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан "Гөмбә яңгыры көне" дигән төркемле шөгыль уздырды.
Интерактив әңгәмә барышында балалар табигать күренешләре турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, урманда яшәүчеләр һәм үсемлекләр турында сораулар һәм биремнәр турында фикер алышып, викторинада актив катнаштылар, командада эшләп, уңай эмоцияләр һәм позитив кәеф алдылар.

Страница 58 из 272