Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
16нчы февраль, сишәмбе, 2021нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында социаль-тискәре күренешләрне булдырмау максатларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль участокларда яшүсмерләр белән профилактик эш алып баралар.
“129 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУда балигъ булмаганнарның шәхси сораулары буенча шәхси психологик консультацияләр үткәрелде. Консультацияләрдә балигъ булмаганнар үзләре очрашкан проблемалар белән уртаклаштылар. Психолог проблемалы хәлләрнең сәбәпләрен ачыкларга, сөйләшү аша тискәре эмоцияләргә җавап бирергә, кичерешләрне җиңәргә һәм адекват чишелешләр табарга ярдәм итте.
Мондый ярдәм яшүсмерләргә бигрәк тә конфликтлы ситуацияләрендә кирәк, чөнки үзенең эчке дөньясын яхшырак тоярга һәм ресурсларны аңларга ярдәм итә.
16нчы февраль, сишәмбе, 2021нче ел
«Минем хисләрем дөньясы» шөгыльләр циклы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлек психологлары социаль хезмәтләр алучылар өчен «Хис – сагыш» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Арт-терапия методлары ярдәмендә катнашучылар әлеге хис-кичерешләр белән таныштылар, сагыш һәм начар кәефләрнең үзләренең психологик өстенлекләре барлыгын белделәр: хәтерне яхшырталар, кешеләр турында төгәлрәк һәм дөрес фикерләр формалаштырырга, аралашуда игътибарлы булырга ярдәм итәләр.
Шөгыль үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыруга, эмоциональ интеллектны үстерүгә ярдәм итте.
«Һәр гаиләдә тылда Җиңү төзүчеләр турында истәлек бар.
Бүген хатын-кызларның хезмәт батырлыгының тарихи битләрен ачарга кирәк»
Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева
Трифонова Надежда Андреевна
Трифонова Надежда Андреевна - «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Надежда Андреевна 1928нче елның 31нче августында ТАССРның Алексеевск районы Федоровка авылында туа. Бөек Ватан сугышы туган авылы мәктәбендә уңышлы укуын өзә. Фронтка авылда яшәүче ир-атлар, шул исәптән Надежданың әтисе дә, киткәннән соң тыл тормышының барлык авырлыклары хатын-кызлар, балалар һәм картлар җилкәсенә төшә. Кече сеңлесе һәм мәктәп иптәшләре белән Надежда туган колхоз кырларында хезмәт куя: яшелчә, борчак, бодай үстерә. Ә кичен һәм төннәрен хатын-кызлар белән бергә фронтовиклар өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйли, кечкенә булса да, көче җиткәнчә Җиңүне якынайта. Әмма ул елларда иң авыры- Украина фронтындагы танкист атасыннан хәбәрләр белән хат ташучыны көтү була. 1943нче елны әтисе яраланып кайтканнан соң, Надежда Алексеевск шәһәренә китә, анда трикотаж цехына эшкә урнаша. Яшь булуына карамастан, ул планны арттырып үти һәм җептән эшләнмәләр җитештерү буенча алдынгы була. 1948нче елны Надежда гаиләсе белән Казанга даими яшәү урынына күчеп килә, анда 1нче тегү фабрикасында тегүче булып эшли. 1949нчы елдан 1956нчы елга кадәр Надежда Андреевна Бөек Ватан сугышында катнашкан офицер ире белән Ерак Көнчыгышта яши. Ире демобилизацияләнгәннән соң Трифоновлар гаиләсе Казанга кайта. Пенсиягә чыкканчы Надежда Андреевна Казанның 296нчы п/я заводында (соңрак «Элекон заводы» ААҖ) уңышлы эшли.
16нчы февраль, сишәмбе, 2021нче ел
“Үзем белән килешеп!” клубы эше кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар белән “Аралашу тренингы” дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру, стресс ситуацияләрен профилактикалау, катнашучылар ресурсларын туплау.
Шөгыль барышында балигъ булмаганнар белән «Аралашу байлык кебек» дигән дискуссия үткәрелде, рольле уен ярдәмендә аралашуда үз-үзеңне тотуның конструктив алымнары эшләнде. Бер-беребез белән аралашуга гына түгел, үз-үзең белән аралашуга да аерым игътибар бирелде.
Үз ресурсларын туплау, ирекле үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру өчен, балалар сулыш күнегүләрен, медитатив техник күнегүләрне башкардылар. Мәсәлән, «Минем исемлек» күнегүе балаларга стресс ситуацияләрен һәм алар кичергән күңелсез тойгыларны җиңү тәҗрибәсен искә төшерергә ярдәм итте. Шөгыль ахырында эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен «Куркынычсыз урын» релаксациясе үткәрелде.
Шөгыль катнашучыларның психик сәламәтлеген саклап калуга һәм ныгытуга, ресурсларын мобилизацияләүгә ярдәм итте.
15нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган «Китап бүләк ит» акциясе үткәрделәр.
Бу бәйрәм китап сөючеләрне генә түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Халыкара китап бүләк итү көненең төп идеясе-кәгазь китапның актуаль бүләк булып калуын һәм хәтта технологияләр гасырында да үз кыйммәтләрен югалтмавын күрсәтү.
Татар халык әкиятләренең һәм автор хикәяләренең зирәклеге һәм тылсымы хәзер кадерле әбиләребезнең йөрәкләрен җылытыр. Бу көн һәм бу бүләкләр алар өчен тагын бер шатлык мизгеленә әйләнер дип ышанабыз.
Страница 17 из 272