Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
19нчы февраль, җомга, 2021нче ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлек мөдирләре Казан шәһәре Вахитов районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмалары Советының соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2021нче елга куелган бурычлар буенча узган конференциядә катнаштылар. Конференция эшендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, республиканың атказанган ветераннары, районның иҗтимагый оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Бүлек мөдирләре Насыйбуллина Л. М. һәм Карпухина Г. И. үз чыгышларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, «Өлкән буын» федераль проектының, «Демография» милли проектының төп бурычларыннан берсе буларак озак вакытлы карау системасын кертү һәм тормышка ашыру турында, стационарны алыштыручы технологияләр, шул исәптән янда утыручыларның патронаж хезмәте турында, тәрбиягә бала алган гаилә, тернәкләндерү һәм карау мәктәбе турында сөйләделәр.
Барлык катнашучыларга Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең эш юнәлешләре турында буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
20нче февраль, шимбә, 2021нче ел
Балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучыларның балигъ булмаган балалары, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырдылар.
Чараның максаты: балалар юл травматизмын профилактикалау һәм балигъ булмаганнарны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру.
Очрашу барышында балалар “Җәяүле әлифбасы” мультипликация фильмын кызыксынып карадылар, юлларда куркынычсызлык турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, “Юл хәрәкәте кыйммәтләре” пазлыларын җыйдылар. Чарада катнашучыларның барысына да ЮХИДИ хезмәткәрләре «Балаларның игелекле юлы» газетасы нөсхәсен, китап-буягыч һәм юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итәчәк яктылык кайтаручы билгеләр тапшырдылар.
19нчы февраль, җомга, 2021нче ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге эш бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән “Ватанны саклаучылар” дигән тематик шөгыль үткәрелде.
Шөгыль барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, үзләренең гаилә бәйрәме традицияләре белән уртаклаштылар, күмәк открытка-аппликация ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Шөгыльдә шулай ук әтиләре һәм абыйлары өчен дә бүләкләр әзерләнде.
19нчы февраль, җомга, 2021нче ел
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ДБУ белән берлектә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән булган балигъ булмаганнар өчен «Бөек князь Александр Невский» дигән мәгълүмати-танып-белү чарасы удырдылар.
Шөгыль барышында балалар булачак полководецның туу тарихы, аның балачак һәм үсмер елларындагы кызыклы фактлар, князь Александр Невскийның сугышчан батырлыклары, җиңү алып килгән тарихи көрәшләре белән таныштылар.
Очрашу азагында балалар танып- белү очрашуы өчен рәхмәт белдерделәр һәм А. Невский исеме белән бәйле иң тәэсирле мизгелләрне тасвирладылар.
17нче февраль, чәршәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Исәнме хуш исле сабын!» циклыннан «Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү» циклыннан төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: пөхтәлек һәм өлешчә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру, 18+ яшендә өстәмә ихтыяҗлары булган кешеләрдә гигиена культурасы нигезләрен булдыру.
Эш барышында социаль хезмәтләр алучылар «сәламәтлек», «чисталык», «гигиена» төшенчәләре белән таныштылар, үзләренең сәламәтлеген саклау өчен төрле гигиена чараларын куллануның файдасы һәм кирәклеге турында белделәр.
Страница 16 из 272