«Сүз - бар адым»
#13 мартта Үзәк шәһәр китапханәсе базасында социаль ярдәм бүлеге психологы белән Л. Н. Толстой иҗатына багышланган «Сүз - бар адым» дәресе үткәрелә. Дәрес ике өлешкә бүленә.
Беренче өлешендә балалар, Татарстанда рәсми рәвештә бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителгәнен белделәр, шулай ук аның биографиясе белән видео ролик аша таныштылар.
Дәреснең икенче өлешендә Лев Николаевич Толстой иҗаты турында балалар фикер алыштылар, заманча балалар аның иҗатын ничек аңлыйлар һәм никадәр мөһим кеше сүзе һәм эшләре турында сойләштеләр.
Соңыннан балалар сүз көче турында шигырь тыңладылар.
Дәрес ахырында балалар китапханә хезмәткәрләре белән оештырылган бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой әдәби әсәрләре күргәзмәсе белән таныштылар
«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы»
#13 мартта «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» - яхшы эшләр эстафетасы #Добрый Татарстан#МәрхәмәтлеТатарстан» акциясе кысаларында балигъ булмаган балалар өчен «Слово есть поступок» дигән дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: укучыларда Л.Толстойның иҗатына карата кызыксындыру уяту, аны популяштыру, эстетик зәвык тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар Л.Толстойның иҗаты белән, язучының Казан чоры, Казанның истәлекле урыннары белән бәйле материаллары белән таныштылар, интеллектуаль викторинада катнаштылар.
«Игелегең белән уртаклаш!» темасына мәкалә
#12.03.2018. «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Без яхшырак булсак – тормыш яхшырак булачак» дип аталган урам акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты: халыкның гражданлык активлыгын, бердәмлек, шәфкатьлелек, Ватаныбызга карата җаваплылыгын арттыру, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим ресурс буларак миһербанлык хисләрен үстерү.
Акция барышында халыкка «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясендә катнашырга өндәүче «Игелегең белән уртаклаш!» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Акция шәһәр халкын, аеруча яшьләрне, мәрхәмәтлелек эшчәнлегенә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән мөһим чараларны тормышка ашыруга этәргеч булды.
“Син ышан!”
#2018нче елның 7нче мартында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан, социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балаларда уз-узенә тиешле бәя биру кунекмәсен формалаштыру максаты белән, “Син ышан!” исемле чара уткәрелде.
Бу чарада балалар белән үз-үзеңне ышанычлы тоту сәләтен һәм кайбер чагылышлардан баш тарта алу момкинчелеген чагылдырган төрле хәрәкәтле уеннар һәм кунегуләр уткәрелде. Катнашучылар белән кайбер тәкъдимнәрдән сәбәпләрен анлатып тормыйча баш тартырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре тикшерелде. “Купер” кунегуе балаларда конструктив аралашу кунекмәсен, низаглы хәлләрдән чыгу, партнерны ишетә һәм тыңлый белу сәләтләрен формалаштырырга булышты.
Биремнәрне утәу дәверендә, чарада катнашучылар киеренке хәлләрдән чыгу күнекмәләрен камилләштерделәр, уз-узләренең психологик чикләрен якларга өйрәнделәр.
«Кызыклы сәяхәт»
#7 март көнне гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүләгендә (Совет районы) «Кызыклы сәяхәт» клубында халык – ара хатын – кызлар көне алдыннан социаль адаптациягә моhтаҗ булган гаиләләр өчен чара үткәрелде.
Чараның максаты яшүсмерәләрнең узара аралашу дәверендә килеп чыккан кыенлыкларны булдырмау; бала hәм ата – ана мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Чара уен – сәяхәт форматында үтте. Яшүсмерәләр төрле илләрдә халык – ара хатын – кызлар көне ничек үткәнен белделәр,үзләренең гаиләләрендә 8 март бәйрәмен үткәрү традицияләрен сөйләделәр, әни турында шигырьләрне декламацияләделәр, «Әйдәгез, кызлар!» конкурсында катнаштылар.
Биремнәрне үтәү процессында ата- аналар hәм балалар узара бәйләнештән яхшы кәеф алдылар, мөнәсәбәтьләрен ныгыттылар.
Чараны тәмамлап катнашучыларга әниләр турында видеоролик күрсәтелде, аның төп максаты әниләрне хөрмәтләү традициясен саклап калу, тәрбиядә күрсәткән хезмәтен тану hәм гаиләдә мөhим рольне үтәү. Өй эше итеп яшүсмерләрне әниләренә видео – котлау хаты ясарга тәкъдим ителде.
Страница 269 из 272