«Яхшылык дөньяны коткара»
#28.03.2018 «Яшьлек» мәдәният йортының консультация пунктында, күп балалы,тулы булмаган,азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән профилактика чарасы буларак, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» волонтёрлары белән берлектә «Яхшылык дөньяны коткара» чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: патриотизм, актив гражданлык позициясен һәм рухи-әхлакый сыйфатларны тәрбияләү.
Балаларның Кемерово трагедиясендә һәлак булганнарны искә алуы белән чара башланып китте.
Чараның нигезен “Бергәлектә безнең көч!” флэшмобы тәшкил итте.Балалар теләктәшлек һәм бергәлекне күрсәтүче “Без – бер ил, без – бер гаилә!, “Барлык эфирга дәшәбез: яхшылык дөньяны саклар!” лозунг-речевкаларын һәм төрле хәрәкәтләр өйрәнделәр.
“Хәтер акциясе” белән чара тәмамланды. Катнашучылар урамга чыктылар һәм куркыныч янгында һәлак булганнарга матәм билгесе итеп күккә ак шарлар җибәрделәр.
“Җир көне”
#28.03.2018 көнне социаль хезмәт күрсәтелә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,коммуникатив күнекмәләр һәм экологик тәрбияне үстерү максаты белән, Совет районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре мәдәни чараларны оештыручы белән берлектә, Бөтендөнья җир көненә багышланган “Җир көне” чарасы уздырдылар.
Чара “Хыялың белән уртаклаш” сәламләү йоласы белән башланып китте,катнашучылар үзләренең исемнәре һәм хыяллары белән таныштырдылар.Аннан соң, балигъ булмаган балалар белән “Җир көне” интеллектуаль экологик викторинасы үткәрелде. Шулай ук шөгыль кысаларында тереклек дөньясының төрлелеге,кеше тормышында табигатьнең роле турында “Елга һәм күлләрне саклау” мини-лекицясе үткәрелде.
Шөгыльнең ахырында балалар тозлы камырдан торналар - бәхет һәм озын гомерлелек символы ясадылар.
Чара әйләнә-тирәгә сакчыл, Җирдәге барлык тереклеккә кешелекле караш тәрбияләүдә өлеш кертте.
“Ата-аналар җавплылыгы”
#Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары 28.03.2018 көнне “Матрешка” гаилә клубы” социаль проекты кысаларында, гаилә кыйммәтен ныгытуга юнәлдерелгән,ата-аналар өчен беренче “Ата-аналар җавплылыгы” тренингы үткәрделәр.
Тренингның максаты: ата-аналарның җаваплы карашын формалаштыру.
Шөгыльнең башында проектта катнашучы ата-аналар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, һәм бу аларга бер-берсен яхшырак аңларга, охшаш кызыксынуларны табарга, төркемдә актив эшләргә ярдәм итте.
“Үткәннәр сандыгы”нан метафорик ассоциатив карталар кулланып ата-аналар җаваплы һәм җавапсыз тәрбиягә үз карашларын белдерделәр. Балалар белән аралашуда проблемалы ситуацияләрне тикшерделәр,баланың теләкләренә үзгә караш, “җаваплы ата-ананың” гамәлләре алгоритмы төзелде.
“Язны уятыйк”
#28.03.2018 көнне Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль җайлашуда авырлык кичергән, 4-7 яшьлек балалар белән “Язны уятыйк” исемле психологик үстерелешле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: бию-хәрәкәтле терапия чараларын кулланып аралашу һәм җайлашу күнекмәләрен үстерү.
Балалар,әкият иленә виртуаль сәяхәт вакытында,тату һәм кыю коткаручылар булып, яз җитсен өчен, йоклаган кояшны табарга һәм уятырга тиеш иделәр. Сюжет һәм күнекмәләрнең үстерелеше балаларның хәрәкәтле уеннарда һәм биюләрдә катнашуы аша алып барылды.
«Урта һәм күп балалы гаиләдә хезмәт тәрбиясе: социаль һәм әхлакый-психологик характеристикалары»
#28нче март көнне Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге мөдире «Урта һәм күп балалы гаиләдә хезмәт тәрбиясе: социаль һәм әхлакый-психологик характеристикалары» дигән темага уздырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук Казан педагогик көллиятенең, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумының, Казан сәүдә-икътисад техникумының, Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең социаль педагоглары, педагог-психологлары катнашты.
Фикер алышуга балаларның һәм ата-аналарның өй хезмәтенә булган мөнәсәбәтләре, гаиләдәге хезмәт тәрбиясенең социаль һәм әхлакый-психологик аспектлары, яшүсмерләрдә хезмәт сөючәнлекне формалаштыру кебек сораулар тәкъдим ителгән иде.
Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Низаметдинова А.Р. «Күп балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүне оештуры» темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш барышында тематик презентация, ахырда - «Без бердәм!» дип исемләнгән социаль видеоролик тәкъдим ителде.
Страница 263 из 272