“Тормышка “ӘЙЕ!”дип әйтик”
#Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның психоактив матдәләрне куллануына каршы эш үткәрәләр
4нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
“Россия балалары” идарәара оператив-профилактика комплекслы чара оештыру һәм уздыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тормышка “ӘЙЕ!”дип әйтик” исемле урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балалар арасында психоактив матдәләрне куллану проблемасын актуальлләштерү һәм профилактика, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Акция кысаларында,Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләргә, бүлек хезмәткәрләре әзерләгән “Мин тормышны сайлыйм” мәгълүмати буклеты бирелде.Буклеттагы материаллар балигъ булмаган балалар арасында психоактив матдәләрне куллануга тискәре караш һәм сәламәт яшәү рәвешен мотивацияләүгә юнәлдерелгән.
“Безнең тату гаилә”
#Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарда гаилә тәрбиясе сораулары буенча педагогик культураны арттыралар
3нче апрель,сишәмбе,2018 ел
Россия Федерациясе гаилә сәясәтенең дәүләт Концепциясен үтәүнең 2025нче елга кадәрле беренче этабы Татарстан Республикасында 2016-2018нче елларга чаралар планын үтәү кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Төньяк бистәсендә “Безнең тату гаилә” исемле урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: гаилә тәрбиясе сораулары буенча ата-аналарның компетентлык дәрәҗәсен күтәрү.
Акция кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә бүлек белгечләре әзерләгән мәгълүмати “Гаиләдә тәрбия” буклеты тапшырылды. Буклеттагы материаллар гаилә тәрбиясендәге кыенлыкларны булдырмауга,ата-аналарның педагогик компетентлыгын үстерүгә,балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтне җайлаштыру аша баланың үсешенә юнәлдерелгән.
Белгечләр әйтүенчә,мондый акцияләр “Ата-аналарны гомуми укыту” программасы кысаларында профилактик чараларның мөһим өлеше булып тора.
“Үзең белән дус булу!”
#Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы балигъ булмаган балаларны үзрегуляциянең яңа техникалары белән таныштыра
3нче апрель,сишәмбе,2018 ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы социаль җайлашуда авырлык кичергән, 7-11 яшьлек балалар өчен (психоэмоциональ проблемалы) “Үзең белән дус булу!” клубында тренинг элементлары белән төркемдә “Кояшлы алан” шөгылен үткәрде.
Шөгыльнең максаты: үз-үзенең тотышында эмоциональ җайлауны үстерү,тормышка кыйммәти караш булдыруга ярдәм итү, эчке шәхси мөмкинлекләрне активлаштыру.
Шөгыль барышында балалар эчке киеренкелекне бетерүгә һәм психоэмоциональ торышны җайлаштыруга юнәлдерелгән “Диңгезгә сәяхәт”, “Җиде шәм” күнегүләрен башкардылар. “Стратегияләр”, “Эчкерсезлек” тренинг күнегүләрендә катнашып,балалар үзрегуляция ысуллары белән бүлештеләр,яңа техникалар белән таныштылар. Психолог әйтүенчә,төркемдә шөгылләнү эмпатия үсешенә, рефлексиягә, балаларның үзконтроль һәм үзрегуляциясен, психологик компетенцияләрен күтәрүгә йогынты ясаган.
“Минем киләчәгем – минем кулларда”
#2018 нче елның 3 нче апрелендә Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль адаптациядә авырлык кичерүче (девиант тотышка бирелүчән) 11-15 яшьлек балигъ булмаганнар өчен “Яңа “Без” циклыннан “Минем киләчәгем – минем кулларда” тренингы элементларын кулланып, төркем белән чара үткәрде.
Әлеге төркем белән үткәрелгән “Минем киләчәгем – минем кулларда” чарасы үз циклында соңгысы булып санала. Аның максаты – девиант тотышка бирелүчән балигъ булмаган баларда яшәешнең позитив якларына кызыксыну уяту; мөһим кыйммәтләр булып нык сәламәтлек, яхшы белем алу, тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәттә тору саналган альтернатив һәм социаль яктан кабул ителгән тормышның өстенлекле якларын күрсәтү. Тренинг барышында балигъ булмаган балалар төрле социаль рольләрне карады, аларның уңай һәм тискәре якларын күрсәтте. Дискуссия барышында катнашучылар тормышта булган теләсә кайсы кыен хәлләр үз-үзеңнең тотышыңа башкача карарга һәм үзеңне камильләштерүдә яңа ресурслар, этәргечләр табарга мөмкинлек тудыра дип нәтиҗә ясады. Хыялларына ирешү юлларын планлаштыру балигъ булмаган балаларда аеручы кызыксыну уятты. Алар үзләренең беренче адымнары һәм уңышлары белән теләп бүлештеләр.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, әлеге чарада катнашучылар шәхес буларак формалашуда максатлар кую һәм планлаштыру күнекмәләрен булдыру мөһим икәнен ассызыклап китте.
“Хисләр бакчасы” релакс дәресе
#2018 нче елның 2 апрелендә Киров районы балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә психолог социаль ярдәмгә мохтаҗ психоэмоциональ проблемалары күзәтелгән 7 – 10 яшьтәге балалар өчен “Тыныч сулыш” циклыннан чираттагы “Хисләр бакчасы” релакс дәресен үткәрде. Чараның максаты: Хисләрне активлаштыру һәм аларга карата игътибарлылыкны арттыру.
Дәрес барышында “Көзгеле шар”, “Фиброҗепсел” җиһазларында уздырылган релакс күнегүләр балаларны тынычландырды, балалар үз хисләренә тотрыклырак карый башладылар. “Табигать тавышлары” аудиоматериалы балаларның борчылу халәтен киметте. Нәтиҗәдә балалар үз –үзләре, үзләренең эмоцияләре һәм гамәлләре белән яхшырак идарә итә башладылар.
Страница 262 из 272