Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларда эмоциональ интеллект үстерәләр
11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Салмачи бистәсендәге МББУ “№173нче номерлы мәктәп”нең консультация пунктында, тулы булмаган, күпбалалы һәм азтәэминатлы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Үзең белән гармониядә” циклыннан “Үз-үзеңне тотуның эффектив стратегиясе” дигән тренинг шөгыль уздырдылар (профилактик эш).
Тренингның максаты: балигъ булмаган балалар арасында аларның эмоциональ халәтен нормальләштерү аша эмоциональ уңышсызлык һәм суицидлар профилактикасы, үзләренең эмоциональ реакцияләрен чагылдыру белән идарә итү сәләтен булдыру.
Шөгыльнең барышында катнашучылар “Өмет һәм чынбарлык” исемле кыскаметражлы анимацион фильм карадылар. Аннан соң балалалар, каралган кадрлардан соң туган уйлары һәм хисләре турында сөйләделәр. Әңгәмә катнашучыларны шундый әһәмиятле нәтиҗәгә китерде: аралашуда иң мөһиме – эчкерсезлек.
«Карусель» күнегүендә балалар үзләрен эчкерсез һәм эчкерле әңгәмәдәш роленә куеп карадылар, һәм эчкерсез булуның авыррак икәнен билгеләделәр.
Ахырда, балигъ булмаган балалар рефлексия түгәрәгендә үзләренең тренинг турында тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм эмоциональ интеллектны үстерүнең, икенче кешенең эмоцияләрен танырга өйрәнергә, аның ниятен, теләген аңларга, һәм шулай ук үзеңнең эмоцияләрең белән идарә итүнең мөһимлеген билгеләделәр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән патриотик тәрбия буенча эш алып баралар
11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
“2017-2020 нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 10-12 яшьлек 6 балигъ булмаган бала өчен, Бөтендөнья фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган “Дөнья хәтерли” исемле төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыль музыкага кушылып, М. Җәлилнең безнең халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышы турында язылган, “Вәхшәт” шигырен тыңлау белән башланды. Шөгыль барышында презентация кулланып “Дөнья хәтерли” исемле тематик лекция уздырылды, аннан соң балалар “Хәтер изге!” видеоролигын карауда һәм тикшерүдә катнаштылар.
Шөгыль ахырында балигъ булмаган балалар Бөтендөнья фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган стена газетасы ясадылар.
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 7 - 10 яшьлек балигъ булмаган, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалар өчен “11 апрель - Бөтендөнья фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне” исемле төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: патриотизм, актив гражданлык карашы һәм рухи – әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль башында балигъ булмаган балалар өчен фашист концлагерьлары һәм Бухенвальдтагы концлагерьның барлыгы турында кыскача тарихка экскурс ясадылар. Презентация белән танышып, балалар төрле шәһәрләрдә концлагерь корбаннарына куелган һәйкәлләрне күрделәр. Шөгыльнең ахырында, катнашучылар концлагерьда тоткынлыкта булганнарның һәм аларның туганнары истәлекләре нигезендә “11 апрель – Хәтер көне” стена газетасы ясадылар.
Алтай өлкәсе делегациясенең эш визиты
2018нче елның 11нче апрелендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә Алтай өлкәсе делегациясенең эш визиты булды. Делегация составында: Алтай өлкәсенең хезмәт һәм социаль ярдәм министры урынбасары, план-финанс идарәсе башлыгы Третьякова Наталья Анатольевна, план-финанс идарәсе карамагындагы бюджет һәм финансларны прогнозлау бүлеге башлыгы Красова Вероника Николаевна, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Таҗетдинова Клара Алексеевна.
Кунаклар “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең структурасы, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән таныштылар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең төп күрсәткечләре, өстәмә хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе буенча мәгълүмат бирелде, “Татарстан Республикасының Халык социаль регистры”дәүләт мәгълүмат системасы эше күрсәтелде. Алтай өлкәсе вәкилләре үз чиратларында регионда социаль хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә белән уртаклаштылар.
“Яраткан битләрне ачып караганда”
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең эшчеләре социаль ярдәм алучыларда укуга кызыксынуда терәк булалар
11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең эшчеләре, Фазылова Наилә һәм Зиннәтуллина Олеся, Л.Н.Толстой елына багышланган “Яраткан битләрне ачып караганда” исемле әдәби сәгать үткәрделәр.
Чараның максаты: бөек рус язучысының иҗади мирасын өйрәнү, өлкән яшьтәге кешеләрдә һәм инвалидларда китап укуны популярлаштыру.
Әдәби сәгать өйдә социаль ярдәм алучыларның яшәү урыны буенча алты кеше өчен оештырылган,алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр һәм күрү буенча инвалидлар бар.
Әдәби сәгать башында социаль эшчеләр Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә оештырдылар, аннан соң өлкән яшьтәге кешеләрне язучының билгеле булмаган әсәрләре һәм тормыш юлындагы фактлары белән таныштырдылар. Әдәби сәгатьне яраткан әсәрләреннән өзекләр уку белән тәмамладылар.
Концлагерь тоткыннары
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне белән котлыйлар.
11нче апрель, чәршәмбе.
11 нче апрель -Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Бу истәлекле датада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль ярдәм күрсәтелүче, элеккеге концлагерь тоткыннары булган өлкәннәрне котлыйлар.
Авиатөзелеш районында 1925 елда туучы, Сизых Татьяна Даниловна яши. 1942 елда 17 яшьлек Татьяна Даниловна Курск өлкәсе, Чернянский районы, Русская Халань авылыннан авылдашлары белән берлектә Германиянең Гамбург шәһәренә эшләргә куыла. Анда хәрби заводта эшләп, 1945 елны совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Бу истәлекле көнне котлаулар белән бергә бүлек хезмәткәрләре Татьяна Даниловнага ашамлыклардан торган бүләк тапшырдылар.
Киров районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту булеге белгечәләре белән берлектә «Ветеран янәшәдә генә яши» дип исемләнгән акция оештырды. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр социаль ярдәм күрсәтүдә торучы гаиләләрдән булган балигъ булмаган балалар белән берлектә, 1945 елда туган, 3нче группа инвалид, өйдә социаль хезмәт күрсәтелгән Зайцева Людмила Павловнаны котладылар. Балалар ветеранга үзләре ясаган открыткалар һәм сувенирлар тапшырдылар. Людмила Павловна балалар белән үзенең хәрби яшьлек хатирәләре хакында бик теләп бүлеште.
Совет районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Совет районы социаль яклау бүлеге белән берлектә Бакаева Вера Георгиевнаны котлап, иминлек, сәламәтлек теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Сугыш вакытында Вера Николаевна ата-анасы белән әсирлеккә эләгә. Әнисен яндырганнар, әтисе – офицер, аны асканнар. Безнең гаскәрләр килә башлауга, концлагерьда булган балаларны ата башлыйлар. Вера Николаевна аягы яраланып бара алмый, үрмәли. Бу вакыйга аны коткара. Ул госпитальдә аңына килә, сөйләшми һәм барысын да оныта. Һәм ел ярымнан соң гына үз исемен искә төшерә. Хәзерге вакытта Вера Николаевна яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.
Идел буе районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Идел буе районы социаль яклау бүлеге белән берлектә социаль ярдәм күрсәтелүче, элеккеге концлагерь тоткыннары булган өлкәннәрне котлыйлар. Шуларның берсе – 1935 елда туган Антошкина Зинаида Григорьевна. Сугыш башлангач, анасы 4 яшьлек кызы Зина һәм апасы Полина белән фашистлар яулап алган Калуга өлкәсенең Жиздра шәһәрендә калалар. Ике ел оккупациядә булалар. Немецлар өйне яулап алып, аларны сарайга куып чыгаралар. 1943 елда немецлар аларны көнбатышка таба куалар. Иң куркыныч лагерь Минск шәһәрендә була. Анда хәтта бараклар да булмый, алар атналар буе туң җирдә яталар. Шуннан соң Зинаиды Григорьевнаның хаман да аяклары сызлана. Бу истәлекле көндә котлаулар һәм тәбрикләүләрдән тыш ЗинаидаГригорьевнага көнкүреш химия наборын тапшырылды.
Страница 260 из 272