Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре батырлык дәресе уздырдылар
#26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Радиацион һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм һәлакәт корбаннары истәлеге көненә багышланган, “Чернобыль-фаҗига, Чернобыль – батырлык, Чернобыль-кисәтү” Батырлык дәресе уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар кыска метражлы “Чернобыль. Вакыйгалар хроникасы” фильмын карадылар. Шөгыль “Чернобыль: фаҗига, батырлык, кисәтү...” презентациясе белән барды. Балалар кешелек тарихында иң зур Чернобыль атом электростаниясендәге һәлакәт турында, Чернобыльдәге һәлакәтнең миллионлаган кешенең язмышына кагылуын, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгы турында белделәр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыралар
#25нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, социаль ярдәм алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган, “Бөек Җиңү хроникасы” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр, гражданлык хисе һәм патриотизм булдыру.
Төркемле шөгыльгә өйдә социаль ярдәм алучы Трущин Юрий Федорович чакырылган иде. Юрий Федорович сугыш елларында әле бала гына булган, ул балаларга үз җилкәсендә кичергән сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгы турында сөйләде. Балаларда сугыш елларындагы фотолар, сугыш вакытында төрле батырлыклар һәм хезмәтләре өчен солдатларга бирелгән орденнар һәм медальләр зур кызыксыну уятты.
Аннан соң шөгыльләнүчеләр белән “Тукта! Кем килә!” хәрәкәтле уены үткәрелде, уен барышында балалар хәрби кирә-яракны белүләрен күрсәттеләр, Бөек Ватан сугышында диңгезчеләр кулланган семафор әлифба белән таныштылар. Флагчыклар ярдәмендә балалар “Җиңү” сүзен сигналлаштырдылар.
Шөгыль гитара астында сугыш елларындагы җырларны бергәләп башкару белән тәмамланды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда китапка кызыксыну булдыралар
#25нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтендөнья китап көне кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе “ Республика яшьләр китапханәсе” белән берлектә,“Төсле календарь” циклыннан “Китапның туган көне” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: укучы кызыксынуын үстерү, укучының мәдәни дәрәҗәсен, балаларны социальләштерүдә әдәбиятның ролен күтәрү.
Шөгыль квест-уен рәвешендә барды. Квестның маршруты балачактан таныш китапларның сюжеты һәм геройлары белән бәйләнгән. Маршрутның һәр тукталышында балалар биремнәр үтәделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар зур кызыксыну белән табышмакларның җавабын таптылар, кроссвордлар чиштеләр һәм шифрланган сүзләрдән мәкальләр оттылар.
Оештыручылар фикеренчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларга үзләре өчен яңалык ачарга, укуга һәм әдәбиятка кызыксыну арттырырга ярдәм итәләр.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар, Җиңү көне алдыннан үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларын искә төшерәләр
#23нче апрель, дүшәмбе, 2018нче ел
1941-1945нче елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 еллыкны бәйрәм итү алдыннан, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, социаль җайлашуда кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Буыннар бәйләнеше” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән, сугыш елларындагы җырлар астында, “Безнең тарихыбызның батырлык битләре” уен –викторинасы үткәрелде. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнарының исемнәрен, аларның батырлыкларын, Ватан алдында күрсәткән хезмәтләрен искә төшерделәр. Искә алуның аерым өлеше итеп, балаларның Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары турында хикәятләре булды.
Шөгыльнең ахырында, “Безнең йөрәкләребезнең җылысы” иҗади остаханәсендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган сугыш ветераннарына котлау открыткалары ясадылар. Барлык балалар да ветераннарга, сувенир белән бергә, без яшәгән тынычлык өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерергә теләделәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эшчеләре Ветераннар йортында “Сугыш ветераннарына багышлана!” акциясе уздыралар
#23нче апрель, дүшәмбе, 2018нче ел
1941-1945нче елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 еллыкны бәйрәм итү алдыннан, Идел буе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эшчеләре Казан шәһәре уку йортларының волонтерлары белән бергә, муниципаль Ветераннар йортында (Имәнлек урамы, 35) социаль хезмәт күрсәтүдәге ветераннарга гына түгел, ә башка яшәүчеләр өчен дә “Сугыш ветераннарына багышлана!” акциясе уздыралар.
“Чиста йорт” акциясе кысаларында, Казан сәүдә-экономика техникумы волонтерлары белән берлектә, 23нче апрельдән көн саен ветераннарның фатирларын җыештыралар.
Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы студент-волонтерлары 32 ветеранга хәйрия чәчтәраш хезмәте күрсәттеләр.
Җиңү көне алдыннан, Казан шәһәре Идел буе районы “Бердәмлек” һәм “Лидер” балалар оешмалары, шулай ук Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студент-волонтерлары белән берлектә, бәйрәм концертлары оештырылды.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикләнгән балаларда дөньяны позитив кабул итү формалаштыралар
- Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “АЧЫШ“ ачык бәйгесе
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның коммуникатив сәләтләрен һәм эмпатияне үстерә
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларны конструктив аралашу күнекмәләренә өйрәтәләр
Страница 255 из 272