Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан “Татарстан- минем туган ягым!” бәйрәм урам шөгыле уздырдылар
#27нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы һәм социаль хезмәт алучы волонтерлар белән берлектә, Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында “Татарстан- минем туган ягым!” бәйрәм урам шөгыле уздырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, үз Ватаныңны ярату хисе, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләү.
Шөгыль башында балалар уен формасында туган Республикаларының төзелү тарихы белән таныштылар. “Мин беләм...” уен-викторинасы балаларга шәһәрләрне, елгаларны, мәдәни мирас корылмаларын, Татарстан Республикасының горурлыгы булган аерым сәнәгать оешмаларын белүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Командалар зур дәрт белән спорт эстафетасында, “Түбәтәй” бәйгесендә ярыштылар. Аннан соң волонтерлар катнашучыларга “Аква-грим” техникасында безнең републиканың символын - канатлы барсны ясарга булыштылар.
Чара танылган татар композиторларының матур көйләре һәм дәртле фольклор музыкасы белән алып барылды.
Командаларга баллы бүләкләр тапшыру белән чара тәмамланды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыралар
#27нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең “Кызыксынулар планетасы” клубында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Казан сувениры” шөгыле уздырылды.
Шөгыльнең максаты: Идел буе халыкларының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Балалар кызыксыну белән татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, борынгы Болгар шәһәре, Идел буе халыкларының милли киемнәре турында танып белүле “Милли әйлән-бәйлән” видеофильмын карадылар, татарларның милли киемнәренең төп һәм бизәнү әйберләре белән таныштылар. Бизәкле тиредән “читек” тегү технологиясе турындагы сюжет балаларда аерым кызыксыну тудырды.
Практик өлешендә балаларга “Курчакны киендер” уены тәкъдим ителде. Балалар фетрдан милли татар киеменең төп өлешләрен: күлмәк, калфак, түбәтәй, камзулны кистеләр һәм курчакны киендерделәр.
Балалар ясаган эшләр “Казан сувениры” стендында урнаштырылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан “Казан-Идел буе гәүһәре” уен-викторинасы уздырдылар
#24нче август, җомга, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Казан-Идел буе гәүһәре” уен-викторинасы уздырдылар.
Чараның максаты: ватанпарвәрлек, үзеңнең туган шәһәрең һәм республикаң өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Уен барышында балалар Казан шәһәренең тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар, шәһәрнең килеп чыгуы турында легенданы белделәр, Казан- матур турында җыр җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бәйрәм бәйләме ясадылар, агачны тылсымлы тасмалар белән бизәделәр һәм теләкләр теләделәр.
Балалар уңай хисләр, туган шәһәрнең тарихы һәм истәлекле урыннары турында яңа белемнәр алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарга балигъ булмаган балалар өчен мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәренең куркынычы турында белдерәләр
#24нче август, җомга, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары планы (“юл картасы”) кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Балаларның киләчәге безнең кулларда” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: ата-аналарга балигъ булмаган балалар өчен мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәренең куркынычы, ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак “Балаларның ышаныч телефоны” булуы турында белдерү.
Зурларга акция барышында Казан шәһәренең балаларга һәм яшьләргә социаль һәм психолого – педагогик хезмәт күрсәтүче үзәкләрнең контактлы номерлары белән “Ышаныч телефоны”, “Интернет челтәрендәге капкын” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан “Туган төбәк” интерактив шөгыле уздырдылар
#24нче август, җомга, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм мәдәни оештыручысы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Туган төбәк” интерактив шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрне һәм күзаллауны киңәйтү, балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында республиканың тарихы һәм гореф-гадәтләре турындагы “Татарстан Республикасы” викторинасында катнаштылар, аннан соң “Казан-Татарстанның башкаласы” видеоролигын карадылар, Татарстан Республикасының дәүләт гимнын тыңладылар һәм татар халык уеннарында катнаштылар.
Шөгыль татар милли ашы - чәк-чәк белән чәй эчеп тәмамланды.
- Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Барысы да гади” иҗтимагый автор проекты кысаларында йомгаклау чарасы уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыралар
- Шәһәр һәм республика көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Шәһәр буенча экскурсия” интерактив чарасы уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен төркемле кинотерапевтик шөгыль уздырды
Страница 224 из 272