Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Йөрәктән йөрәккә” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында катнашучылар рәхәтләнеп үзләренең әби-бабайлары һәм гаиләдәге гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, өлкән кешеләрнең безнең аерым игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ булулары турында билгеләделәр.
Катнашучылар игътибарына “Өлкән яшьтәге кешеләр көне” бәйрәменең килеп чыгышы турында кечкенә әңгәмә тәкъдим ителде. Балалар бу көн Россиядә генә түгел, ә дөньядагы күп илләрдә билгеләп үтелүе турында кызыклы фактлар белделәр.
Шөгыльнең гаамәли өлешендә балалар әти-әниләре белән кардмейтинг-әйберләргә аерым үзенчәлек бирә торган техника белән бүләк открытка ясау мастер-классында катнаштылар.
Иң үзенчәлекле бизәкләр сайлап һәр катнашучы оригиналь рәвештә котлау открыткалары ясадылар. Шөгыльдә катнашучылар үзләре белән яхшы кәеф, күтәренке хисләр, яңа тәэсирләр һәм үзләренең яраткан әби-бабайларын Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлар өчен иҗади эшләнмәләрен алып киттеләр.
27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне алдыннан «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы социаль ярдәм бүлеге тәкъдиме белән түгәрәк өстәл утырышы булды, анда социаль характердагы сораулар тикшерелде. Түгәрәк өстәл эшендә иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы, сәламәтлек саклау оешмалары, мәдәният, мәгариф, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, пенсия фонды, торак-коммуналь хуҗалыгы, МСЭК, ФСС вәкилләре катнашты.
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе директоры Надежда Ибраһимова Үзәкнең эше, «Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алучы гаилә» пилот проекты һәм «Сиделка( карау буенча ярдәмче)» яңа һөнәр технологиясен кертү турында сөйләде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Гришанова халыкка социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат һәм куелган сорауларга җавап бирде. Әңгәмә барышында оешмаара бердәм эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Эш нәтиҗәләрен йомгаклап, түгәрәк өстәлдә катнашучылар барлык кызыксынучан оешмалар бергә эшләгәндә, эш нәтиҗәлелеге күренерлек яхшырыр дигән ышаныч белдерделәр.
20нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Үзең белән гармониядә” шөгыльләр циклы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Стресс: аны ничек җиңәргә?” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс халәтендә һәм негатив кичерешләр вакытында үзеңне уңай тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында проблемалы хәлләр тудырдылар һәм психолог белән бергәләп аларны чишү ысулларын эзләделәр. “Минем стрессымның кулы” һәм “ Стресска минем җавабым” тренинг күнегүләрен башкарып, стресслы хәлләргә карата уңай җавап ысулларын өйрәнделәр.
Психололар фикеренчә, мондый шөгыльләр балаларга стрессны җиңәргә һәм уңышсызлык очрагында уңай җавап ысулларын табарга ярдәм итә.
20нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“ Җан җылыңны бүләк ит” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль башында балалар белән Халыкара өлкәннәр көне турында тематик әңгәмә уздырылды. Өлкән буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт турында әңгәмәдә катнашып балалар үзләренең дәү әти һәм дәү әниләре, бер-берләренә ярдәм итү һәм буш вакытларын бергә уздырулары турында сөйләделәр.
Катнашучылар шөгыльнең иҗади өлешендә соңыннан дәү әти һәм дәү әниләренә бүләк итәр өчен табигый материалдан панно әзерләделәр.
19нчы сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Балачак унъеллыклары кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан шәһәре буенча Күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге һәм РФнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе инспекторы белән берлектә, тулы булмаган, азҗитешле һәм күпбалалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“Экстремаль хәлләрдә үзеңне тоту” куркынычсызлык дәресе уздырдылар.
Дәреснең максаты: балигъ булмаган балаларда куркынычсызлык мәдәниятен формалаштыру, экстремаль хәлләрдә конкрет эш итүгә өйрәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне киңәйтү.
Балалар дәрес барышында шартлау, транспортны террористлар алганда, янгын вакытындагы үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, янгын таралу тизлеге турында видеоролик карадылар, төрле экстремаль хәлләрдә мөмкин булган һәм ярамаган хәрәкәтләр турында фикер алыштылар.
Катнашучылар дәрес ахырында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчеләренең авыр эш көннәре турында фильм карадылар.
Страница 214 из 272