Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, Казан шәһәренең Совет районы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 142 нче Казан мәктәбе» ДБББУ базасында «Язучы көне» дигән квест-уен үткәрделәр.
Чараның максаты: балигъ булмаганнарда туган телгә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт тәрбияләү, танылган язучыларның иҗатына карата кызыксыну уяту.
Чара кысаларында балалар белән «Тылсымлы капчык» уены үткәрелде, аның барышында балалар капчыктан уенчыклар алдылар һәм алар турында барысына да кечкенәдән билгеле булган шигырьләрен искә төшерделәр: «Туп», «Куян», «Аюкай», «Үгезкәй», «Кораблар», «Фил».
Балалар шигырь раунды кысаларында, шигырьләрнең соңгы юллары буенча отып, шигырь белүдә көч сынаштылар. Соңыннан “Иллюстрация буенча әсәрләрнең геройларын тап” бәйгесендә рәхәтләнеп катнаштылар, рәсемнәрдә тәкъдим ителгән әкиятләр һәм геройлар турында сөйләделәр, әлеге әсәрләрнең авторларын тәкъдим ителгән язучыларның портретларыннан сайлап алдылар.
Чара ахырында һәр катнашучы үзенең яраткан шигырен сөйләде.
5нче март, җомга, 2021нче ел
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән «Виртуаль туризм» технологиясен кулланып индивидуаль шөгыльләр үткәрделәр.
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» циклыннан виртуаль экскурсияләр барышында социаль хезмәт алучылар республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф -гадәтләре турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр. Өлкән кешеләр социаль хезмәткәрләргә мәдәни һәм тарихи мираска җәлеп итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
5нче март, җомга, 2021нче ел
Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Изюминка» клубы мәдәни оештыручысы белән берлектә «Әниләр көне» төркемле шөгылен үткәрделәр.
Чараның максаты: традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне булдыру һәм үстерү, хатын-кызга, анага ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль башында балигъ булмаганнар Халыкара хатын-кызлар көне тарихы турында белделәр, «Әни турында» видеоролигын карадылар, «Минем әнием-иң яхшысы» күнегүен башкардылар. «Хатын-кызлык һәм батырлык» дискуссиясе барышында балалар хәзерге дөньяда бу төшенчәләрнең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Балигъ булмаганнар әлеге сыйфатларның тышкы кыяфәтендә, торышында, атлавында, манерасында түгел, ә үз-үзләрен тотышында, фикер йөртү рәвешендә чын чагылышы булу белән килештеләр.
«Хатын-кызлар һәм джентльменнар» интерактив уены уен формасында этикет кагыйдәләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Балалар эшләпәне салу, кул бирү, хатын-кыз алдында ишек ачу гореф-гадәтләрнең тамырлары турында гына белеп калмыйча, әдәпле һәм тактик кешеләргә мода узмый, дигән карарга килделәр.
Шөгыльнең нигезен аппликация техникасында арт-терапия күнегүе тәшкил итте, балалар әниләренә, әбиләренә, апаларына, укытучыга үз куллары белән ясаган открыткаларда җылы теләкләрен яздылар.
5нче март, җомга, 2021нче ел
8нче Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаганнар өчен “Язгы кәеф. Әниләр өчен чәчәк бәйләмнәре» дигән төркемле шөгыль уздырды.
Шөгыльнең максаты: әнигә хөрмәт тәрбияләү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Шөгыль барышында балигъ булмаганнар 8нче Март бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында белделәр, тематик викториналарда катнаштылар, әни турында шигырьләр укыдылар, ә шөгыль ахырында, оригами техникасын кулланып, яраткан әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр өчен чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр. Чара балигъ булмаган балаларның танып-белү кызыксынуын, күзаллауларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте.
Балигъ булмаганнарга һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итүгә юнәлтелгән «Уңышка юл» шөгыльләр циклы кысаларында «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «LA FAMIGLIA» ресторанының шеф-повары А. А. Лаптев белән берлектә кулинар мастер-класс оештырдылар.
Чарада балалар пешекче һөнәре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, аларны кызыксындырган сораулар бирделәр, ваниль туңдырма ясауда катнаштылар, мавыктыргыч процессны күзәттеләр.
Пешекче һөнәре балаларда ясалма булмаган кызыксыну уятты, бигрәк тә аларның туңдырма әзерләү рецептын таң калдырды, балалар бу рецептның ничек барлыкка килгәнен, шеф-поварга ничек билгеле булуын белергә теләделәр. Һәм шул вакытта Лаптев Италиянең Лукка шәһәрендә шеф-повар Жан-Лука Пардиның – ике йолдыз Мишлен иясендә укуы ничек узуы турында сөйләде.
Мастер-класс вакытында һәр бала үзен пешекче итеп хис итте, югары профессионал – Татарстан Республикасының шеф-поварлар гильдиясе идарәсе әгъзасы булган югары профессионал белән бергә ризык әзерләү мөмкинлеге алды.
Чара балигъ булмаганнарның һөнәри үзбилгеләнешен формалаштыруга һәм иҗади үзешчәнлеге өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.