Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2018 нче елның 21 нче мартында Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль адаптациядә авырлык кичерүче (девиант тотышка бирелүчән) 11-15 яшьлек балигъ булмаганнар өчен Яңа “Без” циклыннан “Мин үз хис-кичерешләрем белән идарә итәм” тренингы элементларын кулланып, төркем өчендә дәрес үткәрде.
Әлеге чарада катнашучылар “эмоция” төшенчәсе һәм аның кеше тормышындагы роле турында сөйләште. Гамәли күнегүләр эшләгәндә балигъ булмаган балалар кеше тормышында аһәңле, бөтен шәхес итеп үз-үзеңне тою һәм тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу өчен үз-үзеңне тәртиптә тоту мөһим икәнен аңлады. Балигъ булмаганнар үз-үзләрен тәртиптә тоту стратегияләре белән канәгатьләнеп бер-берсен таныштырды, стресс китерә торган хәлләрдән яңа чыгу юлларын белде. Арт-терапия һәм сулыш гимнастикасы техникалары катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Әлеге тренинг элементлары белән оештырылган төркем өчендәге дәрес катнашучыларның рефлексия һәм үз-үзеңне тәртиптә тоту мәсьәләләрендә психологик компетенцияләрен үстерде.
21нче март көнне Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре 100нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан консультация пунктында «Мин - үз тормышның лидере» дип исемләнгән психологик тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: актуаль проблемаларны хәл итү буенча стратегия формалаштыру.
Тренинг барышында катнашучылар “мозговой штурм” ысулы ярдәмендә проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын, мөмкин булган чишелешләр эзләделәр.
2018 нче елның 21 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында «Яшьлек» Мәдәният сараенда «Татарстанның спорт яшьләре» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чараның максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортның альтернатив төрләренә карата кызыксындыру уяту; бердәмлек, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү.
Чараның башлангыч өлешендә балаларга илебезнең һәм регионның иң мөһим спорт выгыйгалары турында мини-викторина тәгъдим ителде. Чара команда ярышлары формасында үтте. Спорт эстафетасы барышында балалар бердәмлек, үзара ярдәм итү кебек уңай сыйфатларны күрсәттеләр.
Походка бару өчен «рюкзак җыю», хыялдагы «биек кыяларга менү» балаларга үзләрен альпинистлар итеп сизәргә мөмкинлек бирде. Балалар спортсменнар өчен мөһим булган мускулларны үстерүдә файда бирүче ризыклар рационы һәм диетолог киңәшләре белән таныштылар.
Чараның йомгаклау өлешендә катнашучыларга «Тәмле Призлар» тапшырылды.
21нче март көнне «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль адаптациядә авырлыклар кичерүче 10-14 яшьтәге балалар өчен «Минем хисләремнең салават купере» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Бу чарада балалар белән «Хисләрне атыйбыз» дип исемләнгән күнегү уткәрелде. Әлеге дәрес хис,тойгыларны таный,аңлата белүгә юнәлдерелгән иде.
2018 нче елның 21 мартында балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Балаларга Ышаныч телефоны» урам акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты: Мәскәү районы халкына «Балаларга Ышаныч телефоны» хезмәте барлыгы турында мәгълүмат бирү, ата-аналар һәм балалар арасында бу хезмәткә, ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак, хөрмәт һөм таяныч дәрәҗәсен арттыру.
Акция барышында балаларга һәм аларның әти-әниләренә «Ышаныч телефоны» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Бу буклетларда Казан шәһәрендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль, психологик, педагогик хезмәт күрсәтү үзәкләре турында контакт белешмәләр тасфирланган.