Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
28.03.2018 көнне социаль хезмәт күрсәтелә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,коммуникатив күнекмәләр һәм экологик тәрбияне үстерү максаты белән, Совет районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре мәдәни чараларны оештыручы белән берлектә, Бөтендөнья җир көненә багышланган “Җир көне” чарасы уздырдылар.
Чара “Хыялың белән уртаклаш” сәламләү йоласы белән башланып китте,катнашучылар үзләренең исемнәре һәм хыяллары белән таныштырдылар.Аннан соң, балигъ булмаган балалар белән “Җир көне” интеллектуаль экологик викторинасы үткәрелде. Шулай ук шөгыль кысаларында тереклек дөньясының төрлелеге,кеше тормышында табигатьнең роле турында “Елга һәм күлләрне саклау” мини-лекицясе үткәрелде.
Шөгыльнең ахырында балалар тозлы камырдан торналар - бәхет һәм озын гомерлелек символы ясадылар.
Чара әйләнә-тирәгә сакчыл, Җирдәге барлык тереклеккә кешелекле караш тәрбияләүдә өлеш кертте.
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары 28.03.2018 көнне “Матрешка” гаилә клубы” социаль проекты кысаларында, гаилә кыйммәтен ныгытуга юнәлдерелгән,ата-аналар өчен беренче “Ата-аналар җавплылыгы” тренингы үткәрделәр.
Тренингның максаты: ата-аналарның җаваплы карашын формалаштыру.
Шөгыльнең башында проектта катнашучы ата-аналар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, һәм бу аларга бер-берсен яхшырак аңларга, охшаш кызыксынуларны табарга, төркемдә актив эшләргә ярдәм итте.
“Үткәннәр сандыгы”нан метафорик ассоциатив карталар кулланып ата-аналар җаваплы һәм җавапсыз тәрбиягә үз карашларын белдерделәр. Балалар белән аралашуда проблемалы ситуацияләрне тикшерделәр,баланың теләкләренә үзгә караш, “җаваплы ата-ананың” гамәлләре алгоритмы төзелде.
28.03.2018 көнне Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль җайлашуда авырлык кичергән, 4-7 яшьлек балалар белән “Язны уятыйк” исемле психологик үстерелешле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: бию-хәрәкәтле терапия чараларын кулланып аралашу һәм җайлашу күнекмәләрен үстерү.
Балалар,әкият иленә виртуаль сәяхәт вакытында,тату һәм кыю коткаручылар булып, яз җитсен өчен, йоклаган кояшны табарга һәм уятырга тиеш иделәр. Сюжет һәм күнекмәләрнең үстерелеше балаларның хәрәкәтле уеннарда һәм биюләрдә катнашуы аша алып барылды.
28нче март көнне Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге мөдире «Урта һәм күп балалы гаиләдә хезмәт тәрбиясе: социаль һәм әхлакый-психологик характеристикалары» дигән темага уздырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук Казан педагогик көллиятенең, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумының, Казан сәүдә-икътисад техникумының, Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең социаль педагоглары, педагог-психологлары катнашты.
Фикер алышуга балаларның һәм ата-аналарның өй хезмәтенә булган мөнәсәбәтләре, гаиләдәге хезмәт тәрбиясенең социаль һәм әхлакый-психологик аспектлары, яшүсмерләрдә хезмәт сөючәнлекне формалаштыру кебек сораулар тәкъдим ителгән иде.
Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Низаметдинова А.Р. «Күп балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүне оештуры» темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш барышында тематик презентация, ахырда - «Без бердәм!» дип исемләнгән социаль видеоролик тәкъдим ителде.
2018 нче елның 23 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) Л. Н. Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Л. Н.Толстой һәм Казан» чарасы үткәрелде.
Чараның максаты: балаларны Л. Н. Толстойның иҗади мирасы белән таныштыру.
Чарада социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган гаиләләрдән 10 бала катнашты.
Чара барышында яхшылык һәм яманлык, гаделлек турындагы әсәрләр аша рухи тәрбия темасы яктыртылды.
Чараның төп өлешендә укучылар, алдан ук әзерләнгән фотографияләр һәм материалларны кулланып, «Л. Н.Толстой һәм Казан»дип исемләнгән стена газетасы әзерләделәр. Стена газетасы ясау вакытында балалар актив фикер алыштылар. Балаларның алган белемнәре, һичшиксез, милли горурлык һәм патриотик тәрбия формалашуга йогынты ясады.
Чара дус һәм җылы атмосферада үтте. Ахырда, язучы иҗатына багышланган стена газетасы фонында, балалар гомуми фотога төштеләр.