Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   29нчы март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен, Бөтендөнья театр көненә багышланган «Театр көне» дигән чара уздырдылар.

   Чараның максаты: балигъ булмаганнарның театр эшчәнлегенә кызыксынуларын формалаштыру, юлларда балаларның имгәнүен кисәтү.

   Балигъ булмаган балалар театр төрләре һәм театр һөнәрләре белән таныштылар, «Төлке һәм куян» әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар. Чараның кульминациясе булып «Утлыкойрык» спектакле булды, аның барышында балалар юл хәрәкәте һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара ахырында балалар спектакльнең төп геройлары белән берлектә акыллы җәяүле белешмәлеге ясадылар.

   Чара балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытуга, балигъ булмаганнарның хыялларын һәм уңай мәнфәгатьләрен үстерүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2

   29нчы март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Казанның Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен коррекцияләүгә юнәлдерелгән, «Гаилә гореф-гадәтләренә тугрылык» циклыннан «Без бердәм» дигән төркемле шөгыль уздырды.

   Максаты: гаиләгә һәм гаиләдәге гореф-гадәтләргә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, тәрбия мәсьәләләрендә ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итү.

   Шөгыль барышында ата-аналар бала белән көндәлек тормышта ситуатив-шәхси аралашуның гамәли күнекмәләренә өйрәнү мөмкинлегенә ия булдылар. Психолог тарафыннан балалар белән уен эшчәнлегендә ата-аналарның уңай бәйләнеш күнекмәләрен эшләүгә аерым игътибар бирелде, ул гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре үсешенә уңай тәэсир итә.

   Ата-аналар һәм балалар аралашу яңалыгыннан шатлык һәм рәхәтлек кичерделәр, уңай хисләр һәм кәеф алдылар.

фото-1

   29нчы март, дүшәмбе, 2021нче ел

Мы помним лого

   Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белән берлектә, «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» социаль проекты кысаларында «Аларның тавышлары яңгырый әле» дип исемләнгән очрашу үткәрде.

   Чараның максаты: балигъ булмаганнарның өлкән буынга карата хөрмәтен үстерү, Бөек Ватан сугышы вакытында халыкның батырлыгын һәм каһарманлыгын саклап калу.

   Бүлекчә белгече һәм социаль хезмәт алучы балигъ булмаган бала социаль хезмәт күрсәтүдә торучы Бөек Ватан сугышы ветераны Шугаева Екатерина Яковлевна янына бардылар.

   Екатерина Яковлевна үзенең сугышчан юлы турында хатирәләре белән уртаклашты, сугышчан хезмәтләре өчен орден һәм медальләрен күрсәтте.

   Белгеч сугыш еллары җырларын баянда башкарды, балигъ булмаган бала аңа кушылып «Катюша» җырын башкарды. Екатерина Яковлевна аңа бик теләп кушылып җырлады. Очрашу ахырында ветеран күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең шигырьләрен укыды.

   Екатерина Яковлевна Шугаева

   Бегут, бегут стремительно года,
   И вот уже легендой стали былью.
   Нас сроднила всех суровая война,
   И фронтовых друзей мы не забыли.
   В Славный юбилей полка
   Спешим на встречу, как в семью родную.
   Ведь эта встреча всем нам так нужна,
   Здесь вспоминаем нашу юность боевую.
   Откуда мы? Мы вышли из войны,
   И между нами стелется дорога.
   Мы как-то ближе быть должны,
   Ведь нас осталось в мире так немного.
   Друзей теряли, их мы не забыли.
   Бегут, бегут стремительно года,
   И вот уже легенды стали былью….

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

   29нчы март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Жукова Валентина Федоровна -Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

   70 яшьтән өлкәнрәкләрнең өйләренә бару һәм «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Жукова Валентина Федоровнага бардылар, аңа татлы бүләк тапшырдылар. Аралашучан һәм шат күңелле Валентина Федоровна узган еллардагы вакыйгалар турында хатирәләре белән уртаклашты. С. Есенинның «Әниемә хат» шигырен укыды.

   Жукова В. Ф. Дөбъяз районының Кече Алат авылында ветеринария табибы һәм колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә 7 бала була. 7 сыйныф белем ала, аннан ФЗӨне тәмамлый. Сугыш вакытында туган авылында яши һәм авыл хуҗалыгы эшләренә йөри. 1948нче елны Казан шәһәренә күчеп килә, ФЗӨне тәмамлаганнан соң 12 ел мех комбинатында эшли. Аннан соң 23 ел медико-инструментлар заводында эшли, шуннан пенсиягә китә.

фото-1

   29нчы март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Көндезге бүлектә социаль хезмәт алучы Илдар Нәгъматуллинның картиналары күргәзмәсе оештырылды.

   Илдар балачактан рәсем ясый: портретлар, пейзажлар. Әмма егет күбрәк диңгез һәм чәчәкләр ясарга ярата.

   Тагын Илдар фотография белән шөгыльләнә һәм, мөгаен, киләсе күргәзмә аның фотоэшләре булыр.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5