10нчы март, чәршәмбе, 2021нче ел
Яз җитте һәм Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар җәй, җиләк-җимешләр турында хыялланалар. Аларга үз теплицаларында җиләкләр утырту һәм үстерү мөмкинлеге чираттагы «Җиләкләр бәйрәме» шөгылендә тәкъдим ителде. Шөгыль иҗади фикерләүне һәм хыялны үстерүгә генә түгел, эш күнекмәләрен һәм командада үзара бәйләнешне формалаштыруга да юнәлдерелгән иде.
Чара барышында катнашучылар җиләкләрнең килеп чыгу тарихы, аларны үстерү һәм карау ысуллары турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.
Менә шундый уңыш килеп чыкты!
9нчы март, сишәмбе, 2021нче ел
«Балигъ булмаганнарны хокукый тәрбияләү» шөгыльләр циклы кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Минем хокукларым-минем җаваплылыгым» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны хокукый яктан агарту.
Шөгыльдә балигъ булмаганнарның хокуклары, бурычлары, хокук бозуларның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында «Яшүсмер һәм закон» дигән видеоролик карадылар, «Без закон буенча яшәүне сайлыйбыз» дигән хокукый викторинада катнашып, законнар һәм кылган гамәлләр өчен җаваплылык өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр. Чара «Җинаять һәм җәза» сюжетлы-рольле уен белән тәмамланды.
Шөгыль яшүсмерләрдә әхлакый сыйфатлар, үз гамәлләре өчен җаваплылык формалаштыруга ярдәм итте.
9нчы март, сишәмбе, 2021нче ел
«Иҗат тылсымы» клубы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен, «Безнең сөйкемле әниләр» дип исемләнгән рәсем бәйгесе белән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: ышанычлы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен формалаштыру, йорт учагын саклаучы әнигә карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, сәнгать иҗатына кызыксыну уяту.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән «Нәрсә ул гаилә?», «Минем әнием», «Әниләр һөнәре» дигән интерактив әңгәмәләр үткәрелде. Балалар әниләренең фоторәсемнәрен алып килделәр.
Иҗади остаханә вакытында балалар «Портрет» жанры белән таныштылар. Портрет ясау техникасы серләре турында белделәр: рәсем ясау эзлеклелеге, рәсемдә йөз, характерны тапшыру үзенчәлекләре. Ә соңыннан үз әниләренең портретларын ясадылар һәм бәйгедә катнашкан өчен грамоталар алдылар.
Ә иң мөһиме – балалар үзләренең рәсемнәрендә әниләренә булган мөнәсәбәтләрен, хисләрен җиткерергә тырыштылар.
«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Авиатөзелеш районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Хәйруллина Мәдинә Хәйрулла кызы янына бардылар һәм аны 8нче Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Әңгәмә барышында тыл ветераны узган еллардагы вакыйгалар турында хатирәләре белән уртаклашты.
Мәдинә Хәйрулла кызы 1925нче елның 10нчы октябрендә ТАССРның Арча районы Күкчә Бирәзә авылында туа. Мәдинәнең әти-әнисе һәм 11 энесе тифтан вафат була, аңа ул вакытта 7 яшь була. Мәдинә олы абыйсы гаиләсендә яши, авыл мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Мәдинә колхоз кырларында эшли, фронт өчен икмәк һәм яшелчә үстерә, хезмәте белән Бөек Җиңүне якынайта. 1943нче елны Мәдинә һәм тагын ике яшүсмерне Казанга авиация заводына ФЗӨгә укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлагач, Мәдинә пресслау станогына баса, 12-14 сәгать эшләп, Пе-2 самолетлары өчен детальләр штамплый.
Мәдинә Хәйрулла кызы 41 ел туган авиация заводында уңышлы хезмәт куя, күп кенә юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәдинә Хәйрулла кызына 95 яшь, ләкин үз яшенә карамастан, ул оптимист, энергияле һәм шат күңелле.
Балигъ булмаган балалар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән эш кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты клубы җитәкчесе белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Әнигә үз куллары белән бүләк” дигән иҗади экологик чара үткәрелде.
Чараның максаты: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, балигъ булмаганнарга экологик тәрбия бирү, иҗади һәм уңай сәләтләрне үстерү, шәхескә үзен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.
Чара башында балалар белән «Экоградка сәяхәт» дигән интерактив әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар зур шәһәрләрнең экологик проблемасы – экосистемага зыян китерүче сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртү белән таныштылар. Аннан соң балалар «Авария хәле», «Сабый теле белән», «Тикшеренү», «Чүп-чар җыючылар» станцияләрен узып «Экологик патруль» уен-викторинасында катнаштылар. Балигъ булмаган балалар төрле авырлыктагы сорауларга җаваплар эзләделәр, мәсәлән: кулланылган батарейка белән нишләргә? Бутербродны төсле рәсемле ялтыравыклы кәгазьгә төрергә ярыймы? «Тикшеренү» туры кызыклы булды, анда катнашучылар өйләрендә чүп чиләгенә ташланган һәм кабат кулланырга мөмкин булган әйберләрне анализладылар. Һәркем үз җавабын нигезләде.
Практик өлештә балалар үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен кул астындагы материаллардан кул эшләнмәләре һәм бүләкләр ясадылар. Хезмәт нәтиҗәләре шаккатырды.. Мондый эшләнмәләр теләсә кайсы бүлмәне бизи ала.