20 мартта 2018 елда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге (Вахитов районы) белгечләре белән «Язгы игелек атнасына» багышланган «игелекле эшләр нәтиҗәләре» дип аталган төркемле дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты: балаларны яхшы адым ясарга һәм кешеләргә ярдәм күрсәтү сәләтен үстерергә өйрәтергә.
Дәрес барышында балалар ярдәм күрсәтү, яхшы гамәлләргә өйрәтү турында сәнгать әсәрләре, төрле шигырьләр тыңладылар. Соңыннан балалар белән "Яхшы уйлар, изге хисләр" исемендәге психологик уен үткәрелде. Психологик уен балаларны бер-берсенә изге теләкләрен җиткерергә өйрәтте. Дәрес ахырында, балаларга игелекле һәм яхшы сүзләр белешмәлеге тапшырылды.
Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булегендә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән «Гаилә клубы «Матрешка» социаль проекты старт алды.
19нче март көнне бүлекнең психологы проектта катнашучылар белән беренче очрашу үткәрелде. Очрашу кысаларында психолог программаның проекты белән таныштырды. Шулай ук оештыру мәсьәләләре хәл ителде, беренчел психологик диагностика уздырылды. Инде киләсе атнада әти-әниләр өчен «Ата-аналар җаваплылыгы» дип исемләнгән беренче тренинг узачак.
2018 нче елның 19 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында мәдәни оештыручылар белән берлектә «Бәхетле көн» дип аталган дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты: балаларга үзләренең эмоцияләрен һәм хисләрен чагылдыру өчен шартлар тудыру, гафу итә белү һәм гафу үтенү, киләчәккә уңай юнәлеш формалаштыру.
«Әнием турында» дип исемләнгән видеороликка карата үзләренең фикерләрен белдерү барышында балалар «Мәрхәмәтлелек», «Гафу итү», «Шәфкатьлелек» төшенчәләренең мәгънәләрен аңлаттылар. «Мәрхәмәтле сүзләр конверты» дип аталган арт-терапия күнегүләре барышында магнит яссылыкта картон кәгазьдән конвертлар ясадылар.Дәреснең йомгаклау өлешендә балалар конвертлар аша әти-әниләренә, якын туганнарына яхшы теләкләр, ягымлы сүзләр юлладылар.
19нчы март көнне «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы «Уртак эш» ресурс үзәге вәкиле белән берлектә 13-17 яшьлек балалар өчен «Аек караш» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес барышында балалар «Манипуляция серләре. Алкоголь» видеофильмын карадылар. Алкоголь, анда булган зарарлы матдәләр,организмга тәэсире турында мәгълүмат алдылар.
Катнашучыларга «Наркозависимость как иллюзия независимости» дип исемләнгән буклетлар һәм«Общее дело!» видеодисклары тапшырылды.
Көн максаты – актив гражданлык позициясен формалаштыру
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» эстафетасы кысаларында «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары белән берлектә 16 мартта «Мин Президенты сайлыйм» дип исемләнгән интерактив чара уздырды.
Дәреснең максаты: балаларда актив тормыш позициясен формалаштыру, иҗтимагый тормышка карата кызыксындыру булдыру.
Дәрес барышында балалар демократия, демократик принцип төшенчәләре, Президентны сайлау кагыйдәләре белән таныштылар.