View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында күзаллау формалаштыралар

   10нчы апрель,сишәмбе,2018нче ел

   “Россия балалары-2018” идарәара чара кысаларында, МББУ №161нче мәктәпнең консультация пунктында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм “3нче номерлы поликлиника”ның социаль хезмәт белгече белән берлектә, тулы булмаган, күпбалалы һәм азтәэминатлы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, кинотренинг элементлары белән “Чикне аркылы чыкма!” дигән төркемле чара үткәрделәр.

   Чараның максаты: наркотик матдәләрне куллану профилактикасы,сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну булдыру.

   Чара барышында балалар белән ПАМ(психологик актив матдәләр) не куллану нәтиҗәләре турында мәгълүмати әңгәмә уздырылды,аннан соң,беренче чиратта яшьләр арасында, ПАМ профилактикасына караган “Ачы төтен” мультфильмы күрсәтелде.

   Чараның ахырында балигъ булмаган балалар интерактив уенда катнаштылар,аның барышында алган белемнәре белән уртаклаштылар.

   Белгечләр әйтүенчә, мондый чаралар, балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында күзаллауны үстерүгә ярдәм итүче профилактика эшенең өлеше булып торалар.

фото-1