31 март көнне Казан шәһәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире А. Ю. Федякин гомуми белем бирү учреждениеләре педагог-психологларының шәһәр методик берләшмәсендә катнаштылар.

   Л. К. Корбангалиева киңәшмәдә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге һәм учреждениенең гаилә иминлеген профилактикалау субъектлары белән ведомствоара хезмәттәшлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

   Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын формалаштыру мәсьәләләре А. Ю. Федякин хәбәрендә, мәгълүмат системасы эшендә конкрет хәлләрне тәкъдир итү белән каралды.

   Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектлары белән үткәрелгән чараларда катнашу социаль хезмәтләр хезмәткәрләренә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне реабилитацияләүдә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча өстәмә рәвештә фикер алышырга мөмкинлек бирә.

фото-1