View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

фото-2

Аутизм – үзәк нерв системасының эш үзенчәлекләре белән бәйле үсешнең бозылуы.   Аутистик спектры бозылган барлык кешеләр бик  (РАС)  төрле, һәм шуны истә тотарга кирәк, әгәр сез бу үзенчәлеге булган кемне дә булса  белсәгез яки кинода мондый геройны күрсәгез, аутизмлы башка кешеләр үзләрен шулай ук тотачак дигән сүз түгел. Бозылу спектры бик киң булганга күрә, ә ул чагыштырмача күптән түгел генә өйрәнелә, әлеге диагноз тирәсендә даими рәвештә төрле мифлар килеп чыга.

1нче  ФАКТ: Аутизм-үсешнең бозылуы, кеше аның белән туа һәм гомере буе яши. Бу авыру түгел, аны  чир кебек йоктырып һәм аннан «дәваланып» булмый. Әмма бу аутизмлы кешегә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итеп булмый дигән сүз түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аутизмлы бала өчен ярдәм программасы ничек иртәрәк башланган а, шулай яхшырак. саен, яхшырак. 

2нче ФАКТ: Аутизм – ул үз-үзеңне тоту диагнозы. Хәзерге вакытта үсешнең әлеге үзенчәлеген билгеләргә мөмкинлек бирүче анализ яки аппарат тикшеренүе юк. Диагностика күзәтелүче тәртип, ата-аналар/тәрбиячеләр белән әңгәмә, шулай ук тикшеренүләрдә ышанычлылыгы расланган тестлар нигезендә үткәрелә.

Дөньяның күп кенә илләрендә, ә күптән түгел Россиядә дә ата-аналарга яшь ярымда аутизмга скрининг үткәрергә киңәш итәләр. Әгәр мондый тикшерү барышында баланың үсеше хисабына шикләр туса, аның педиатры яки скрининг үткәргән башка белгеч гаиләгә диагнозны кире кагу яки раслау максатыннан, төгәлрәк бәя бирергә киңәш итә.

3нче ФАКТ: Аутистик спектры бозылган кешеләр бик төрле. Кайберләренең күренекле сәләтләре, ә икенчеләренең укытуда кыенлыклары бар. «Спектр» сүзе төрле кешеләр өчен сәләтләрнең һәм авырлыкларның төрле дәрәҗәсе хас булуын күздә тота

4нче  ФАКТ: Аутизмлы кешеләр аралашырга телиләр, ләкин кайвакыт моны ничек  эшләргә икәнен генә белмиләр. Аутистик спектры бозылган балалар үз ата-аналарына бәйләнгән, әмма бу бәйләнеш еш кына үзгә була һәм аны «уку»  катлаулы. Әмма аутизмлы бала тәрбияләүче күп кенә ата-аналарга, тату гаилә булып калырга һәм кыенлыкларга карамастан, шатлык һәм эмоциональ файда алырга ярдәм итә торган берничә уңышлы стратегия бар.

5нче ФАКТ: Аутистик спектры бозылган һәм башка үсеш бозулары булган балаларга да, башка балалар кебек үк, кайгыртучан гаиләдә үсү яхшырак. Гаилә мохите теләсә кайсы баланың үсешенә уңай тәэсир итә. Тирә-юньдәгеләрне яхшырак аңлау һәм кабул итү өчен балаларга төрле кешеләр, шул исәптән аутизм һәм үсештәге башка бозылулары булган яшьтәшләре белән аралашу тәҗрибәсе кирәк. Кешеләрнең үзенчәлекләрен яхшырак аңлар өчен, алар белән янәшә булырга кирәк. Исегездә тотыгыз, сез үз тәртибегез белән балагызның әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтен формалаштырасыз.

фото-1