Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   22нче март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның медиаграмоталылыгын формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында МБББУ “173нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультатив пункты базасында балигъ булмаганнар өчен “Интернетта имин эш турында нәрсә беләм?” дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Максат: Интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында яшүсмерләрнең белемнәрен формалаштыру.

   Шөгыль интерактив кейс-уен форматында төзелгән, анда катнашучылар үз медиаграмоталыгын тикшерергә мөмкинлек бирә. Кейслар рәвешендәге мәсьәләләрдә интернет челтәрендәге куркынычлар белән бәйле типик вәзгыять һәм аларны хәл итүнең төрле вариантлары тәкъдим ителгән. Катнашучыларга теге яки бу вәзгыятьтә ничек эшләргә икәнен сайларга кирәк иде.

   Ахырда балалар «Каспер роботы маҗаралары» анимацион сериалын карады, аның темалары лайкомания һәм кибербуллинг.

фото-1

фото-2