Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   22нче март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен, мәдәни оештыручы белән берлектә, “Нәүрүз” милли бәйрәменә багышланган “Яз килә, Нәүрүз килә” төркемле шөгылен үткәрде.

   Максаты: балаларны «Нәүрүз» милли бәйрәме белән таныштыру, халык гореф-гадәтләре турында күзаллау булдыру, халык мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру, толерантлык тәрбияләүгә ярдәм итү.

   Шөгыль барышында балалар «Нәүрүз» бәйрәменең килеп чыгышы һәм әһәмияте турында видеоролик карадылар, аны бәйрәм итү традицияләре, милли костюмнар, аш-су, сәнгать-гамәли иҗат белән таныштылар.

   Шөгыль ахырында балигъ булмаганнар татар милли киемнәрен бизәү буенча мастер-класста катнаштылар.

фото-1

фото-2