Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   22нче март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен «Тарих битләре буйлап» дип исемләнгән хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

   Максаты: балигъ булмаганнарда танып-белү активлыгын үстерү, толерантлык тәрбияләү һәм коммуникатив культура формалаштыру.

   Гаиләләр игътибарына «Идел буе халыклары костюмнары» дигән мавыктыргыч экспозиция күрсәтелде, анда күптөрле костюмнар, бизәнү әйберләре, баш киемнәре, аяк киемнәре тәкъдим ителде. Балалар да, өлкәннәр дә үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар: XVII—XIX гасырларда ничек киенгәннәр, хатын-кызлар нинди бизәкләр киеп йөргәннәр, ирләргә ниндие яраган, традицион татар хәситәләре, яка чылбыры һәм чулпы нинди авырлыкта булган, шулай ук башка бик күп нәрсәләр. Күн мозаика техникасында эшләнгән читекләрне күрделәр, нәкъ менә шул бизәкле читекләр татарларны төрле этно-территориаль төркемнәрдән аерып күрсәткән.

   Чара балигъ булмаганнарны туган як тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруга, халык традицияләре белән танышуга ярдәм итте.

   

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4