19нчы март, җомга, 2021нче ел

   Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салуны кисәтү буенча чаралар планы кысаларында Казанның Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Казанның Идел буе районы МБББУ «100нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» консультатив пункты базасында яшүсмерләр өчен «Стресс: аны ничек җиңәргә?» дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: стресс кичерү шартларында үз-үзеңне конструктив тоту күнекмәләрен формалаштыру.

   Шөгыль барышында яшүсмерләр стресс шартларында кичерә торган тискәре хис-тойгылар турында сөйләштеләр һәм «Стресстан чыгу» психологик күнегүләре ярдәмендә стрессны җиңү ысуллары турында белемнәрен киңәйттеләр.

   Шөгыль ахырында балаларга Казан шәһәре психологик-педагогик ярдәм үзәкләре һәм гомумроссия 8-800-2000-122 балалар ышаныч телефонының контакт мәгълүматлары белән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4