Год науки и технологий лого

   19нчы март, җомга, 2021нче ел

   Фән һәм технологияләр елын үткәрү чаралары планы кысасында «Светлячок» ЦСНО һәм «Эрмитаж – Казан» Үзәге катнашында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан музейга - «Казан Кремле» тыюлыгында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалары булган гаиләләр өчен хәйрия сәфәре оештырылды,. Экскурсия «Стереофотография» темасына багышланган.

   Чараның максаты: балаларны тарихи-танып-белү юнәлешендәге иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, туган як тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.

   Экскурсия Иске Казан буйлап сәяхәт форматында узды. Балалар стереофотографиянең нәрсә икәнлеген, ХІХ-ХХ гасырлар Казанына күләмле рәсемнәр аша ничек карарга мөмкин икәнлеген белделәр, нинди җиһазлар ярдәмендә күләмле фоторәсемнәрне 100 ел элек булдырганнар һәм караганнарын күрделәр. Борынгы фоторәсемнәр белән янәшә 2020 елда шул ук нокталардан төшерелгән заманча фоторәсемнәр урнаштырылды. Шулай итеп балаларга шәһәрнең ничек итеп үзгәргәнлеген күрсәттеләр.

   Чара азагында балигъ булмаганнар «Казан Кремле» открыткаларын ясау буенча мастер-класста катнаштылар, 3D – фотографияләр һәм заманча трендлар булдыру ысуллары белән таныштылар. Уку балаларда зур кызыксыну уятты!

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4