17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел

   Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 7нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең өлкән мастеры белән берлектә ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрнең ата-аналары өчен zoom конференциясе ярдәмендә «Янгын куркынычсызлыгы чараларын бел һәм үтә» дигән төркемле шөгыльләр циклы үткәрделәр.

   Шөгыльләрнең максаты: янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.

   Шөгыль барышында ата-аналар белән янгын чыгу сәбәпләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекция үткәрелде. «Кисәтелгән – димәк коралланган» дигән дискуссия барышында балалар шуклыгы аркасында янгыннарны булдырмас өчен нәрсә белергә кирәклеге турында фикер алыштылар.

   Шөгыль ахырында ата-аналарга ашыгыч хәлләрдә кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы «ГЛОНАСС+112» турында искәрттеләр.

фото-1

фото-2

фото-3