Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары мәдәни оештыручы белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен «Кояшлы Масленица» дигән чара уздырдылар.

   Чараның максаты: балигъ булмаганнарның «Май чабу» («Масленица») халык бәйрәме турында белемнәрен киңәйтү, халык гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

   Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Русьтә Масленицаны ничек бәйрәм иткәннәр, бәйрәм атнасының һәр көне нәрсәне аңлата һәм нинди йолалар белән бәйләнүләрен белделәр. Чараның икенче яртысы уеннар, эстафеталар һәм бәйгеләр белән узды. Балаларга барыннан да бигрәк «Киез итек ыргыту» традицион рус ярышы ошады, аның барышында балалар җитезлектә һәм төгәл атуда ярыштылар.

   Чара балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен һәм уңай кызыксынуларын үстерүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4