15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен, «Ял ит, халык, Масленица (Май чабу «) капка төбендә» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.

   Чараның максаты: халык гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның уен эшчәнлеге аша социаль, танып-белү, иҗади активлыгын үстерү

   Балалар Масленица (Май чабу) бәйрәме тарихы һәм традицияләре турында кыска метражлы видеоролик карадылар (Русьтә бу бәйрәмне ничек билгеләп үткәннәр, бу бәйрәмдә Масленица карачкысы һәм коймагы нинди мәгънәгә ия булган).

   Шөгыль барышында балигъ булмаганнар өчен яз символы булган кояш рәвешендәге открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

фото-1

фото-2

фото-3