15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел
Май чабу (Масленица) - кыш азагы һәм яз башы символы. Иң танылган май чабу ризыгы-коймак.
Шөгыльдә көндез тору бүлегендә коймакларга аерым игътибар бирелде. Педагог Хәбибуллина Гүзәлия Ибраһим кызы җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар балчык коймакларын «әзерләделәр». Һәр коймак үзенчәлекле, үз кәефе белән килеп чыкты.
Май чабу ризыклары темасы аш-су мәктәбе шөгылендә дәвам итте. Хуш исле, кызарып пешкән коймаклар барысына да хуш килде!