16нчы март, сишәмбе, 2021нче ел

   «Мин барысын да булдырам» дигән шөгыльләр циклы кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15-17 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен,«Тормышта үз урыныңны ничек табарга» дигән дистанцион төркемле консультация үткәрде.

   Чараның максаты: булачак һөнәрне сайлауда аңлылык, җаваплылык формалаштыруда ярдәм итү, максатчанлыкны үстерү.

   Чарада балаларны «Булачак һөнәр һәм сәләт», «Минем уңышым … бәйле», «Тормыш мәгънәсе …» кебек мөһим мәсьәләләргә кагылып үтелде. Бу гади булмаган сорауларга җавап табарга «Бер эш» һәм «Минем хыялым» риваятьләре ярдәм итте. Балигъ булмаганнарның һәрберсе үз фикерен әйтә алды. Менә аларның кайберләре: « Үз сәләтеңне бары тик үз-үзеңә ышанып кына табарга була», «Үз планнарыңны тормышка ашыру өчен нык характерга ия булырга кирәк».

   Уртак нәтиҗә шундый булды: бер үк эш – берәү өчен тормыш мәгънәсенә әверелә, ә икенчесе өчен-авыр йөк, үз-үзеңә колак салырга һәм үз хыялыңа ышанырга кирәк! «Уңыш баскычы» тренинг күнегүләре катнашучыларга үзләренең максатларына ирешергә сәләтле булуларына ышанычларын ныгыту мөмкинлеге бирде. Чара ахырында балаларга киңәшләр «Максатны ничек куярга» дигән белешмәлек рәвешендә бирелде.

фото-1

фото-2