Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Авиатөзелеш районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Хәйруллина Мәдинә Хәйрулла кызы янына бардылар һәм аны 8нче Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Әңгәмә барышында тыл ветераны узган еллардагы вакыйгалар турында хатирәләре белән уртаклашты.

   Мәдинә Хәйрулла кызы 1925нче елның 10нчы октябрендә ТАССРның Арча районы Күкчә Бирәзә авылында туа. Мәдинәнең әти-әнисе һәм 11 энесе тифтан вафат була, аңа ул вакытта 7 яшь була. Мәдинә олы абыйсы гаиләсендә яши, авыл мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Мәдинә колхоз кырларында эшли, фронт өчен икмәк һәм яшелчә үстерә, хезмәте белән Бөек Җиңүне якынайта. 1943нче елны Мәдинә һәм тагын ике яшүсмерне Казанга авиация заводына ФЗӨгә укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлагач, Мәдинә пресслау станогына баса, 12-14 сәгать эшләп, Пе-2 самолетлары өчен детальләр штамплый.

   Мәдинә Хәйрулла кызы 41 ел туган авиация заводында уңышлы хезмәт куя, күп кенә юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәдинә Хәйрулла кызына 95 яшь, ләкин үз яшенә карамастан, ул оптимист, энергияле һәм шат күңелле.

фото-1

фото-2