Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Балигъ булмаган балалар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән эш кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты клубы җитәкчесе белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Әнигә үз куллары белән бүләк” дигән иҗади экологик чара үткәрелде.

   Чараның максаты: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, балигъ булмаганнарга экологик тәрбия бирү, иҗади һәм уңай сәләтләрне үстерү, шәхескә үзен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

   Чара башында балалар белән «Экоградка сәяхәт» дигән интерактив әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар зур шәһәрләрнең экологик проблемасы – экосистемага зыян китерүче сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртү белән таныштылар. Аннан соң балалар «Авария хәле», «Сабый теле белән», «Тикшеренү», «Чүп-чар җыючылар» станцияләрен узып «Экологик патруль» уен-викторинасында катнаштылар. Балигъ булмаган балалар төрле авырлыктагы сорауларга җаваплар эзләделәр, мәсәлән: кулланылган батарейка белән нишләргә? Бутербродны төсле рәсемле ялтыравыклы кәгазьгә төрергә ярыймы? «Тикшеренү» туры кызыклы булды, анда катнашучылар өйләрендә чүп чиләгенә ташланган һәм кабат кулланырга мөмкин булган әйберләрне анализладылар. Һәркем үз җавабын нигезләде.

   Практик өлештә балалар үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен кул астындагы материаллардан кул эшләнмәләре һәм бүләкләр ясадылар. Хезмәт нәтиҗәләре шаккатырды.. Мондый эшләнмәләр теләсә кайсы бүлмәне бизи ала.

фото-1

фото-2

фото-3