Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «2021нче елда Россия Федерациясенең аерым субъектларында даими карауга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасының типик моделен тормышка ашыру турында» 29.09.202020нче ел, №667нче боерыгы нигезендә, Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге пилот мәйданчыкларның берсе булды.

   Шул уңайдан 2021нче елның 11нче гыйнварыннан көндезге бүлек эшли башлады.

   Көндезге бүлекләрнең эшен оештыру озак вакытлы карау системасының бер элементы булып тора, ул уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итү, мөстәкыйльлекне саклау һәм чит кешеләр ярдәменә бәйлелекне киметү һәм җәмгыятькә кушылу максатларында даими карап торуны тәэмин итә.

   Көндезге бүлекләрдә беренче хезмәтләрне алучылар арасында өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук интеллект бозылулары, аутистик тайпылышлары булган 18 яшьтән һәм өлкәнрәк инвалидлар бар.

   Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында көндезге эш белән тәэмин итү һәм хезмәт алучыларның ялы көненә 4 сәгатькә кадәр оештырыла. Психологлар, социаль педагоглар тарафыннан социаль хезмәтләрнең киң спектры күрсәтелә. Белгечләр тарафыннан арттерапия, бармак гимнастикасы, ДФК, бию терапиясе, аралашу тренинглары, сенсор бүлмәсендә дәресләр, «Тәрбия мәктәбе» һ. б. кебек методикалар кулланыла.

   Компьютер классын ачу һәм социаль-тернәкләндерү технологияләрен гамәлгә ашыру планлаштырыла.

   Беренче хезмәт алучылар тормыш сыйфатын яхшыртуның төп факторы буларак коммуникатив элемтәләр, көндезге мәшгульлек һәм өйдән читтә ял оештыруның мөһимлеге һәм кирәклеге турында әйтәләр.

   Көндезге бүлек түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тинчурин урамы, 3Б йорт. Көндезге бүлекләрдә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүматны 293-58-81 телефоны аша яки өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә алырга мөмкин.