Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Живые легенды

Мы помним лого

   Яушева Софья Павловна 1931нче елның 6нчы мартында Чиләбе шәһәрендә эшче гаиләдә туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы башлану белән 10 яшендә тәмамлана.

   Беренче көннәрдән үк әтисе фронтка китә, декабрьдә ул якынлашып килүче фашизмга каршы аяусыз сугышларда һәлак була. 1943нче елда аның әнисе һәм олы абыйсы фронтка китә. Софья Павловна Татарстан Республикасының Мөслим районындагы балалар йортына эләгә. Бер айдан соң аны шул ук районда гаиләгә тәрбиягә алалар. Кечкенә Софья, сугыш чоры балалары кебек үк, колхоз кырында һәм фермада фидакарь хезмәт куя, Җиңүне үз көчләре белән якынайта.

   1949нчы елны Софья Павловна туган Чиләбе шәһәренә кайта, анда электродлар җитештерү заводында токарь булып эшли, бер үк вакытта эшче яшьләр мәктәбен тәмамлый. 1953нче елдан 1992нче елга кадәр Софья Павловна хәрби ире белән Баку шәһәрендә яши, анда Әзербайҗан Республикасы Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 1992нче елны ире вафатыннан һәм пенсиягә чыкканнан соң, Софья Павловна кызына даими яшәү урынына Казан шәһәренә күчеп китә.

   Софья Павловна тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Күп кенә Мактау грамоталары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2