11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел

   Бөтендөнья үз-үзенә кул салуны булдырмау көне һәм балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салуны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Балаларның киләчәге безнең кулда!” дигән урам акциясе үткәрелде.

   Акциянең максаты: Казан шәһәре халкына үз-үзенә кул салуны булдырмый калу, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефонының барлыгы, Казан шәһәренең психологик-педагогик ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерү.

   Акция барышында өлкәннәргә һәм балигъ булмаганнарга Казан шәһәренең ышаныч телефоны, социаль һәм психологик үзәкләренең контакт мәгълүматлары булган мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды.

   Ата-аналарга бүлек психологлары махсус әзерләгән "Сезнең балагыз мохтаҗ булган психологик "иркәләүләр"" мәгълүмати буклеты бирелде. Буклет материаллары - ата-аналарга иң куркыныч нәрсә - үз баласына карата битараф булу икәнлеген искә төшерү, чөнки ул аны куркынычсызлык хисеннән мәхрүм итә.

фото-1

фото-2