Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

75 годовщине посвящается

   Долгов Михаил Ефремович, 1926нчы елның 16нчы ноябрендә туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, 2нче төркем инвалид.

   Михаил Ефремович Чуваш АССРның Урмар районы Ковали авылында туган. Белеме - 7 сыйныф. 1944нче елны Михаил Ефремовичны армиягә алалар, Львов астына җибәрәләр. Сугышчан иптәшләре белән бергә, 93нче чик буе отряды составында, 1947нче елга кадәр Көнбатыш Украинада үтерүче һәм җәзалаучылар бандасы- бандеровчыларны юк итү буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан.

   Хезмәте тәмамлангач Михаил Ефремович Казан шәһәренә килә. 1950нче елны Казан дары заводының янгын сүндерү частена янгын сүндерүче булып эшкә урнаша. 30 ел эшләү дәверендә ТАССР Эчке эшләр министрлыгының сафны оештыру бүлеге башлыгы вазыйфасына кадәр хезмәт итә. Озак еллар намуслы хезмәт өчен "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була һәм "Фидакәрь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә.

   1952нче елны Михаил Ефремович өйләнә. Хатыны, Долгова Эльза Алексеевна, 1928нче елның 11нче маенда туган, тыл хезмәтчәне, 13 яшеннән лаеклы ялга чыкканчы Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә эшли. Хезмәт юлы токарьдан техник контроль бүлеге (ОТК) остасына кадәр уза. Алар бергә 63 ел гомер иткәннәр. Эльза Алексеевна 2016нчы елның 3нче октябрендә вафат булган.

   Долговлар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үтергәннәр. Икесе дә, Ольга Михайловна һәм Светлана Михайловна, Казан шәһәрендә яшиләр. Михаил Ефремовичның 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Михаил Ефремович кызы, Мельник Ольга Михайловна белән яши.

   Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен, Долгов Михаил Ефремович 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Сугышчан казанышлар өчен" һәм "Германияне җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

dolgov