Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

75 годовщине посвящается

   Туган вакыты – 28. 01. 1924 ел.

   Категория – 1 нче төркем инвалид

   Бөек Ватан сугышында катнашкан.

   Пенсия – юстиция майоры, пенсияне ведомство линиясе буенча ала.

   Хезмәт стажы – 30 елдан артык.

   Бүләкләре – “2нче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен” медале, “Кызыл йолдыз”ордены, “Варшаваны азат итү өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне Җиңү өчен” медальләре, юбилей бүләкләре.

   Соколов Борис Васильевич өч бүлмәле, барлык уңайлыклары булган фатирда, 1944нче елда туган пенсионер туганы Соколова Нэлли Михайловна белән яши. Соколов Борис Васильевичның балалары юк.

   Соколов Б. В. Иваново өлкәсенең Кинешме шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган. Әтисе-музыка кораллары остасы, әнисе-хуҗабикә, 10 бала тапкан, “Герой-Ана” исеме бирелгән.

   1942нче елның июнендә Соколов Б. В. туган шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый һәм 1942нче елның августында чакыру буенча Владимир пехота училищесына җибәрелә. 1942нче елның ноябрендә бөтен курс фронтка җибәрелә. Борис Васильевич 4нче гвардия укчылар корпусының артиллерия идарәсе батареясында разведчик-күзәтүче һәм телефонист булып сугыш беткәнче хезмәт итә. Көньяк- көнбатыш, 3нче Украина, 1нче Белоруссия фронтларында сугыша.

   1948нче елның маенда запаска азат ителә һәм шул ук елны Казан юридик институтына укырга керә, аны 1952нче елны тәмамлый. Институтта укыганда параллель рәвештә мәктәптә немец телен укыта. 1952 нче елдан 1964нче елга кадәр Калининград, Лиепай, Таллин гарнизоннарында хәрби прокуратураларның хәрби тикшерүчесе булып эшли. 1964 – 1965нче елларны Таллин шәһәре юридик консультациясендә адвокат булып эшли. 1965нче елның мартында Таллин шәһәре халык судьясы итеп сайлана һәм пенсиягә кадәр, 1984нче елның декабренә кадәр, эшли.

   1989нчы елның августында хатыны белән Казанга килә.

   Хәзерге вакытта Соколов Борис Васильевичның сәламәтлеге канәгатьләнерлек. Фатирда үзе хәрәкәтләнә. Яхшы әңгәмәдәш.

фото-1

фото-2