Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

75 годовщине посвящается

Гришагина Е. С. 1925нче елның 23нче мартында ТАССРның Кече Кабан авылында, күп балалы гаиләдә туган. Гаиләдә 9 бала була. Белеме-4 сыйныф.

   Әтисе һәм абыйлары Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышалар. Күбесе вафат һәм туганнар каберендә күмелгән.

   1941нче елны Екатерина Степановна 15 яшендә С. П. Горбунов исемендәге 22нче номерлы Казан авиация заводында эшли башлый, шунда 1955нче елга кадәр эшли. Аннан соң “Казан” ресторанына администратор булып эшкә урнаша, анда лаеклы ялга чыкканчы эшли.

   Екатерина Степановна кыз үстерә. Аның ике оныгы һәм оныкчыклары бар, алар кадрлы офицерлар һөнәрен сайлап, Казан танк училищесын тәмамлыйлар һәм бабайларының эшен дәвам итәләр.

   Екатерина Степановна үзенең гаиләсенең кадрлы хәрбиләр нәселе булуы белән горурлана. Екатерина Степановна хәзерге вакытта берүзе ике бүлмәле, барлык уңайлыклары булган фатирда яши, аның янына бик еш онык һәм оныкчыклары килеп йөриләр.

 grishanina