1нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесендә традицион “Мин Ватаным белән горурланам!” балалар рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны тантаналы рәвештә бүләкләү булды.

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесе профсоюз әгъзаларының балалары арасында җиңүчеләр:

   -кече яшьтәге төркемдә(5-7 яшь) Хәйруллина Риана

   -урта яшьтәге төркемдә (8-11 яшь) Харитонова Ангелина һәм Гыйльфанова Руслана

   - өлкән яшьтәге төркемдә (12-16 яшь) Каменских Лиза.

   Җиңүчеләр Дәүләт оешмалары профсоюзы Татарстан республика комитеты һәм “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесенең беренчел профсоюз оешмасыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

   Балалар рәсем бәйгесендә барлыгы профсоюз әгъзалаларының 39 балалары катнашты, шулай ук аларга да “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесенең профсоюз оешмасыннан бүләкләр тапшырылды.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4