View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   31нче август, җомгае, 2018нче ел

   VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе һәм Белем көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Исәнме, мәктәп!” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Максат: танып белү кызыксынуларын үстерү, мәктәпкә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

   Шөгыль уен формасында, эмоциональ уңай көйләүгә ярдәм итүче сәламләү һәм бер-берләренә ягымлы теләкләр әйтүдән башланып китте. Шөгыль барышында уен һәм иҗади биремнәр кулланылды, төрле мәктәп ситуацияләрен уйнап балалар үзләренең хисләреннән курыкмаска өйрәнделәр. Рәхәтләнеп “Сау бул, җәй! Исәнме, мәктәп!” уенында катнаштылар. Иҗади остаханәдә дәреслекләр өчен кыстыргычлар әзерләделәр.

   Шөгыль хөрмәт итүгә һәм эмпатиягә нигезләнгән шәхесара уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итте.

фото-1

фото-2