28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Л. Н. Толстойның 190-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән, “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: Л. Н. Толстойның иҗаты белән танышу, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында Лев Толстойның авыл балалары өчен мәктәп оештыруы,”Әлифба” язганы турында белделәр, кыска хикәяләрен укыдылар һәм бу әсәрләрдәге геройларның яхшы һәм яман гамәлләре турында фикер алыштылар. Толстой әсәрләренең татар теленә тәрҗемә ителүе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Барлык катнашучыларга да “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
Шөгыль балаларда укучы кызыксынуын тәрбияләргә, әхлаклы һәм әхлаксыз гамәлләр турында күзаллауны үстерергә ярдәм итте.