View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Россиянең хәрби даны көнендә – совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен Курск сугышында тар-мар итүнең 75-еллыгында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы Борһанова Әлфия Габдулловнаны һәм Вәлиәхмәтов Гомәр Вәлиәхмәтовичны шушы истәлекле көн белән котладылар.

   Очрашу барышында ветераннарга истәлекле котлау хатлары һәм чәчәкләр тапшырдылар, ә алар хәтирәләре белән уртаклаштылар.

   Борһанова Әлфия Габдулловнаның хәтирәләреннән: “... Безгә кадәр бары тик моторларның шыгырдавы һәм үкерүе генә ишетелде. Ә без яраланган, янган танкистларны алып чыга һәм аларга авыртуны баса торган уколлар кадый идек. Носилкага саласың – һәм санбатка йөгерәсең! Медикның бурычы-яралыны алып чыгарга, бәйләргә һәм алга таба йөгерергә. Анда, Курск астында, мин үземнең беренче бүләгемне – “Хәрби хезмәт өчен” медален алдым”.

   Вәлиәхмәтов Гомәр Вәлиәхмәтович Курск дугасындагы сугышта яраланган, ләкин исән калган: “ Бик куркыныч иде, ватык танклар күп иде... Безнең Армиянең контрһөҗүме бик көчле артиллерия әзерлегеннән башланды. Мин артиллериядә хезмәт иттем, дүрт корал югалттым, ләкин үзем исән калдым, әйтерсең кемдер мине өстән саклады”.

фото-1

фото-2