Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018нче елның 20нче июлендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Мин үземнең Ватаным белән горурланам!” республика балалар рәсеме бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы төстә котлау булды.

   4-7 яшь категориясендә “Минем яраткан гаиләм йөреп кайтуда” рәсеме белән Конов Кирилл җиңүче дип билгеләнде.

фото-1

   8-11 яшь категориясендә “Минем туган ягым” рәсеме белән Гарипова Зарина җиңүче булды.

фото-2

   12-16 яшьлек категориядә “Кышкы матурлык” рәсеме белән Онкол Изель җиңүче дип билгеләнде.

фото-3

   Бәйгедә җиңүчеләргә Татарстан Республикасының Профсоюз оешмасы һәм “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең беренчел профсоюз оешмаларыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

   Бәйгедә барлыгы 55 профсоюз оешмасы әгъзалары катнаштылар, алар да шулай ук “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең беренчел профсоюз оешмасы тарафыннан бүләкләнделәр.

   

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе      Г. Р. Мирзина