View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   16нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел

   VII Бөтенроссия “”Иреклеләр – балаларга” акциясе һәм Бөтендөнья гаилә көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Үзәк шәһәр китапханәсе һәм Вахитов районы “Алсу мизгел” ветераннар ансамбле белән берлектә, социаль ярдәм алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Гаилә булу осталыгы” тематик чарасы уздырдылар.

   Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның рухи дөньясын баету, гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.

   Шөгыль китапханә буенча экскурсиядән һәм китап фонды белән танышудан башланды. Аннан соң балалар белән интерактив әңгәмә барышында гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләр, гаилә ялы, якыннар турында кайгырту кебек сораулар буенча фикер алыштылар. “Алсу мизгел” ансамбле чыгышы белән шөгыль дәвам итте, аның солистлары балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, рус һәм татар җырларын башкардылар, балалар белән әйлән-бәйлән йөрделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

   Оештыручылар әйтүенчә, шөгыль гаилә гореф-гадәтләре турында күзаллауны киңәйтүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, гаиләдә аралашу культурасы тәрбияләүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2