View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   15нче май, сишәмбе, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы ныклы, адекватлы үзбәяне, үзачылуга теләк формалаштыру максаты белән, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 8-11 яшьлек балалар өчен,“Мин үземне яратам” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыль барышында балалар холыкның нинди сыйфатларын үзләре өчен дәрәҗәгә, ә ниндиләрен кимчелеккә саныйлар, ничек үзеңдә теләгән сыйфатларны булдыру турында фикер алыштылар. Беренче карашка тискәре саналаган холык сыйфатларының да файдалы булуы турында нәтиҗәгә килделәр, мәсәлән, “куркаклык”- сак булырга, ашыгыч карарга килмәскә мәҗбүр итә, “агрессивлык”-үзеңне сакларга булыша, “озак уйлыйм”-димәк карарны үлчәп кабул итә алам. Балалар ми штурмы ысулы белән үзеңнең кимчелегеңне ничек дәрәҗәгә әйләндереп булу турында мәсьәлә чиштеләр.

   Балалар мавыгу белән төрле формалар, сызыклар һәм төсләр кулланып үзләренең дөньяларын ясадылар. Әңгәмә барышында һәр бала рәсемнәренең нәрсә аңлатуын сөйләделәр, рәсем ясаганда туган хисләре белән уртаклаштылар.

   Шөгыль ахырында балалар бер-берләренә мактау сүзе әйтеп йомгак бирештеләр. Шулай итеп, уен формасында катнашучылар үзләренең хисләрен белдерергә, үз адресларына яхшы сүзләрне кабул итәргә, башкаларда яхшы сыйфатларны күрә белергә, үзләрендәге кимчелекләрне аңларга өйрәнделәр.

фото-1