View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   10нчы май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 6-10 яшьлек, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Ышаныч түгәрәге”төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыль барышында балалар үзләренең һәм яшьтәшләре тормышларында нинди куркулар, кичерүләр, авырлыклар булуы, аларны кисәтү һәм чишү турында сөйләштеләр. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, балалар арасында иң билгеле ысул булып дусларына ярдәмгә мөрәҗәгать итү тора. Катнашучыларның күбесе мондый ярдәмнең ышанычлы булмавын әйттеләр. Шөгыль барышында балаларга профессиональ ярдәм һәм таяныч булган Балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмат бирделәр. Балаларга Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне кысаларында уздырылучы “Ышаныч түгәрәге” онлайн-марафоны, акцияләр, бәйгеләр турында мәгълүмат җиткерелде.

   Шөгыль, Балалар ышаныч телефоны хезмәтенең кирәклеген ачыклау максатыннан, анкета үткәрү белән тәмамланды. Анкета нәтиҗәләре буенча 100% балалалар профессиональ ярдәмнең кирәклеген, 80% яңа белемнәрен дуслары белән бүлешергә теләүләрен белдерделәр. Барлык катнашучыларга да Балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

   Балалар алган мәгълүматның кирәклеген билгеләделәр, социаль челтәрләрдә Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көне кысаларында оештырылган «#АКТИВИЗИРУЙДОВЕРИЕ» иҗади бәйгесендә һәм “Ышаныч түгәрәге”флэшмобында катнашырга теләкләрен белдерделәр.

фото-1

фото-2

фото-3